Баймак районында Премьер-министр Андрей Назаров Ишбирде авылында булды, анда яшәүчеләр үз башлангычлары белән «Өмет» волонтерлык штабы оештырган һәм маскировка челтәрләре үрү цехы ачкан.
- Кич белән эштән соң җыелабыз, булдыра алган кеше иртән килә. Инде йөздән артык маскировка челтәрен алгы сызыкка җибәрдек. Мәктәп укучылары да кушыла, бездә Хатын-кызлар советы актив, барыбыз да җиңүне мөмкин кадәр якынайтырга телибез. Әйләнеп кайтмаячак якташларыбызны истә тотабыз. Алар - 13 кеше. Һәркемне искә төшерәбез, гаиләләргә ярдәм итәбез, - дип сөйли штаб активисты Зәбирә Халикова.
«Өмет» волонтерлык штабы Ишбирде авылында 2023 елдан бирле эшли, ул элекке спорт комплексы бинасында урнашкан. Искергән бинаны эшкуар, хәзер Ишбирде авыл биләмәсе башлыгы Динар Иделбаев тәртипкә китергән. Алар СВО зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюны даими оештыра. Посылкалар тирә-яктагы дүрт авылдан җыела. Августта чираттагы гумконвойны азык-төлек, сугышчыларга кирәкле кием-салым һәм дүрт автомобиль тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Динар Иделбаев.
- Традиция буенча, Башкортстан һәрвакыт җиңүгә зур өлеш кертә, - дип ассызыклады Андрей Назаров. - Хәзер сугыш Украина белән генә түгел, ә Көнбатышның безнең өчен ят кыйммәтләре белән дә бара. Һәм без читтә кала алмыйбыз, шуңа күрә һәркем үз урынында булдыра алганны эшли. Ә сезнең бу эшкә мәктәп укучыларын җәлеп итүегез бик дөрес. Шулай итеп без балаларыбызда дөрес әхлакый кыйммәтләр тәрбиялибез.