-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
17 август 2025, 11:30

Яугиргә – Шәйморатов медале

Архангель районы хакимиятендә тантаналы чара үтте – “Башкорт” позывнойлы сержант Сәлим Хисмә­тул­линга генерал Шәй­мо­­ратов медале тапшырылды.

Яугиргә – Шәйморатов медале
Яугиргә – Шәйморатов медале

Яугир махсус хәрби операциядә катнаша, әлеге вакытта ул кыска вакытлы ялга кайткан. Ә бу югары бүләккә ул хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык, кыюлык күрсәткәне өчен лаек булган.
Шатлыклы мизгелләрне уртаклашу өчен яугирнең якыннары да әлеге тантаналы чарада катнашты.
Район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин, бүләкне тапшырып, якташының һәм барлык яугирләрнең исән-имин, Җиңү белән кайтуларын теләде, шулай ук илебез азатлыгы сагында булган барлык яугирләребез белән горурланабыз, дип ассызыклады.

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас