-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
6 сентябрь 2025, 19:35

Чын батырлар тәрбияләүчеләр белән

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм үзәгендә булды.

Чын батырлар тәрбияләүчеләр белән
Чын батырлар тәрбияләүчеләр белән

Республика Башлыгы СВОда катнашучылар, Баймак районы волонтерлары, һәлак булган сугышчыларның ата-аналары белән аралашты. Радий Хәбиров аларның кайгысын уртаклашты һәм чын геройлар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, волонтерларга аларның эшләре һәм сугышчыларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте.

«Саклаучы фәрештә» дип аталган волонтерлар штабы җитәкчесе Гөлназ Хафизова бинага капиталь ремонт ясалуы турында сөйләде.

- Ишек уемнары киңәйтелде һәм СВОда катнашучыларның аз хәрәкәтләнүче категорияләренә тоткарлыксыз керү өчен яңа ишекләр куелды, сөзәклекләр ясалды, тәрәзәләр, электрүткәргечләр тулысынча алмаштырылды, яңа фасад ремонтланды һәм урнаштырылды, - диде ул.

Барлык эшләр Баймакта туган бизнесмен Сергей Продовиковтан кергән өч миллион сумлык иганәчелек акчасына башкарылган. Ул Санкт-Петербургта яши.

Фото:"Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас