-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
9 сентябрь 2025, 21:20

Аларның ярдәме егетләребезгә көч өсти

Салават шәһәрендәге волонтерлар штабы махсус хәрби операциядәге яугирләр турында зур хәстәрлек күрә.

Аларның ярдәме егетләребезгә көч өсти
Аларның ярдәме егетләребезгә көч өсти
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Салават шәһәрендә Вәсилә Бәширова җитәкчелегендә эшләп килүче бүлекчәсе махсус хәрби операция башлану белән яугирләргә ярдәм күрсәтү эшенә тотынды. Аларны хәтта җыелышып, эшләр башкару өчен аерым бүлмәләре булмау да туктатмады. Кайда җыелышу мөмкинлеге бар, шунда килеп, солдатларыбызга посылкалар әзерләделәр. Оешма әгъзаларының күбесе яугирләргә киемнәр тегү, бәйләү, ризыклар әзерләүне үз йортларында башкарды. Авырлыкларга карамастан, барлык кирәк-ярак белән тупланган посылкалар хәрби операция зонасына юллана торды. Мондый активлыкларын һәм аналарча хәстәрлек күрсәтеп, солдатларыбызның тормышын бераз булса да җиңеләйтү өчен барлык тырышлыкларын салучы хатын-кызларның эш нәтиҗәсен шәһәр хакимияте дә вакытында күреп, аларга милли эшчәнлекләрен дә, волонтерлык хәрәкәтен да алып бару өчен бер бүлмәле фатир бүлде.

Хәзер аның ишекләре көн саен иртәдән кичкә кадәр ачык, хәтта ял һәм бәйрәм көннәрендә дә биредә эш кайный. Актив хатын-кызларыбыз эшчәнлекләрен бер көнгә дә туктатмый. Үзем дә аларны шимбә көнне эш өстендә очраттым.
Вәсилә Муллагали кызы билгеләвенчә, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы дип аталса да, бүген ул төрле яшьтәге генә түгел, төрле милләттән булган хатын-кызларны да берләштерә. “Бүген безнең барыбызның да максаты һәм иң зур теләге бер – яугир­ләребезгә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итеп, Җиңүне якынайту”, – ди хатын-кызлар.
Үткән елның ноябрендә эшләр башкару өчен урын барлыкка килгәч, шәһәр буйлап игъланнар элеп чыкканнар. Бу эштә аларга балалар да ярдәм иткән. Вәсилә Муллагали кызы билге­ләвенчә, тәүгеләрдән булып волонтерлар штабына Мәрьям апа Тибеева килгән. “Кызлар, мин пенсиядә, акчам күп түгел, ләкин тегә алам”, – дип, үзенең ярдәмен тәкъдим иткән. Мәрьям Идият кызы, үз чиратында, мәчеткә йөрүче ахирәтләре белән берлектә өйлә­рендә яугирләргә, шул исәптән госпитальләрдәге солдатлар өчен, эчке киемнәр, урын-җир әйберләре тегә башлаган. Соңрак үзенең пенсия акчасының бер өлешен дә штабка тапшыра башлаган. Барлык күңеле белән яугирләребезгә ярдәм итү, аларның сугыштагы көнкү­решен җиңеләйтү өчен тырышлык салучы Мәрьям ханым тәүгеләрдән булып медальгә дә ия булган. Әйткәндәй, мондый актив хатыннар биредә байтак, аларның күбесе олы яшьтә булса да, бирегә көн саен эшкә йөргән кебек киләләр, бер көнне дә калдырмыйлар.
Волонтерлар штабы турында игъланны күреп, шәһәрнең байтак халкы кушыла: кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер маскировка челтәрләре үрергә йөри. Кыскасы, эш тукталмый һәм ул төрле юнәлешләр буенча алып барыла.

Вәсилә Муллагали кызы изге башлангыч­ларын күтәреп алып, аларга ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтле. Район хакимияте һәм депутатлар да биредә еш була һәм даими ярдәм күрсәтә. “Салаватнефтеоргсинтез” комбина­тының ярдәме дә зур. Әлеге бинаны ремонтлауны да оешма җитәкчелеге үз өстенә алган. Хәзер биредә якты, чиста һәм уңайлы: эшләү өчен барлык мөмкинлекләр һәм шартлар бар.
– “Исемлек языгыз, нәрсәләр кирәк, алып бирәбез!” – дип кенә торалар, – ди Вәсилә Бәширова, изге эштә ярдәм итүчеләрнең күп булуына шатланып.
Шәһәрдәге Хәрби туганлык оешмасы белән дә хезмәттәшлек итәләр. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына илтеп бирә.
Кыскасы, Җиңүне якынайту өчен Салават шәһәре халкы һәм якын-тирәдә яшәүчеләр үз өлешен кертергә тырыша. Кем ничек булдыра ала – шулай ярдәм итә: акчалата да, кул ярдәме белән дә, кирәк-яраклар белән дә тәэмин итеп торалар. Җәй көннәрендә дару үләннәре җыеп китергәннәр, алардан “Ак калфак”лылар солдатларыбыз өчен чәйләр әзерләгән. Шулай ук “коры душ” даими әзерләнеп, озатылып тора. Шул ук вакытта волонтерлар штабында иртәннән кичкә кадәр эшләүче хатын-кызларны йортларында ризыклар пешереп алып килеп сыйлаучылар да бар.
“Ак калфак”лыларның фидакарь хезмәте илебез өчен зур әһәмияткә ия. Аларның ярдәме фронттагы егетләргә көч өсти, Ватанны саклауда ярдәм итә. Әлеге оешманың эшчәнлеге башкаларга да үрнәк булып тора һәм игелекле гамәлләргә рухландыра.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Салават шәһәре.
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас