-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
16 сентябрь 2025, 13:34

СВО зонасына 200 банка тушенка җибәргән

Активист хатын-кызлар СВОда катнашучылар өчен өйдә киселгән токмач һәм икмәк, шулай ук берничә тартма татлы чәкчәк әзерләделәр.

СВО зонасына 200 банка тушенка җибәргән
СВО зонасына 200 банка тушенка җибәргән

Восточный һәм Сарыш авылларында яшәүче хатын-кызлар СВО зонасына җибәрү өчен бик күп азык-төлек әзерләгәннәр. Мәләвез районыны кешеләре турында муниципалитет хакимияте башлыгы Зәбир Габдуллин сөйләде.

Хатын-кызлар хәрбиләр өчен 207 банка тушенка салганнар. Зәбир Габдуллин сүзләренә караганда, аларны ит белән урындагы фермерлар тәэмин иткән. Волонтерлар шулай ук токмач кискәннәр, 16 тартма чәк-чәк һәм икмәк пешергәннәр.

Моннан тыш, авыл халкы берничә капчык бәрәңге, яшелчә, тозданган яшелчә һәм кайнатмалар, 35 банка бал һәм 50 данә ат казылыгы җибәргән.

Азык-төлектән тыш, активистлар якташларына окоп шәмнәрен һәм маскировка челтәрләрен тапшырган.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас