-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
26 сентябрь 2025, 13:20

“Ярдәм чаралары бик күп...”

“Алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк...” – ди Мария Асеева

“Ярдәм чаралары бик күп...”
“Ярдәм чаралары бик күп...”
Башкортстанда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына 50дән артык ярдәм чарасы гамәлдә.

“Башкортстанның ышанычлы тылы” волонтерлар хәрәкәтендә актив катнашучы Мария Асеева – СВО зонасында БТР руле артында хезмәт итүче сержантның хатыны һәм күпбалалы ана. Ул республикада булдырылган берничә ташламадан файдалана.

“Ирем белән төрле яшьтәге балаларыбыз бар. Олы улыбыз мәктәптә ике тапкыр бушлай ашатыла, шулай ук ул төрле секцияләргә һәм түгәрәкләргә бушлай йөри. Нәни кызларыбыз өчен дә балалар бакчасына йөрү бушлай. Ирем белән бер юлламаны кулланып, “Танып” шифаханәсендә ял иттек, вакытны икегә бүлдек һәм нәтиҗәдә җиде көн килеп чыкты.

Без яшәгән Уфа районындагы Дмитриевка авыл советы утын бирде. Болардан тыш, музейларга, театрларга, аттракционнарга махсус билгеләнгән көннәрдә СВОда катнашучы белешмәсе белән ташламалы хакка йөрибез. Шунысын да өстәп әйтә алам, кече кызыма өч яшькә кадәр сөт кухнясыннан продукция тиеш, ул республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән бушлай бирелә. Ярдәм чаралары реаль эшли. Алар чынлыкта күп, тик алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк.
Гомумән алганда, барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышабыз. Мәсәлән, Күпфункцияле үзәктә, әгәр сездә СВОда катнашучы белешмәсе бар икән, чиратта тормаска һәм кирәкле ярдәмне шунда ук алырга мөмкин. Бу система ЮХХДИ бүлекчәләрендә дә эшли. Гомумән, ярдәм чаралары бик күп, алардан нәтиҗәле файдаланырга гына кирәк”, – диде Мария Асеева.
Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас