-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
5 октябрь 2025, 15:41

Торак шартларын яхшыртуда киртәләр булмасын!

СВОда катнашучылар өчен законга өстәмәләр кертелде.

Торак шартларын яхшыртуда киртәләр булмасын!
Торак шартларын яхшыртуда киртәләр булмасын!

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары пленар утырышта СВОда катнашучыларның гаиләләренең торак шартларына кагылышлы торак законына төзәтмәләр кабул итте. Закон проекты хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә торак шартларын яхшыртырга комачаулый торган административ киртәне бетерүгә юнәлтелгән.

Республика парламенты спикеры Константин Толкачев, башлангычның мөһимлеген ассызыклап, аның махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренең торак шартларын яхшыртуда административ каршылыкларны бетерүгә юнәлтелүен билгеләп үтте.

"Без аларга торак шартларын яхшырту хокукыннан файдаланырга комачаулый торган административ киртәне бетерергә телибез. Эш шунда, хәрби хезмәткәрләргә түләүләрнең кайбер төрләре гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә искә алына. Шуның аркасында социаль наем шартнамәсе буенча торак алу хокукы булган аз керемле гаиләләр аз керемле дип саналудан туктый һәм мондый мөмкинлектән мәхрүм ителә. Закон проектында гаиләнең матди статусын билгеләгәндә исәпкә алынмаячак керемнәр исемлеген өстәмә билгеләргә тәкъдим ителә", - диде Константин Толкачев.

Төзәтмәләр проекты нигезендә, СВОда катнашучылар алган керемнәрнең аерым төрләре гаиләнең тәэмин ителеш дәрәҗәсен бәяләгәндә башкача исәпкә алынмаячак. Бу хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга бәйле түләүләргә, дәүләт бүләкләренә (шул исәптән Батырлык ордены) һәм дәүләт оешмаларыннан һәм шәхси фондлардан матди ярдәмгә кагыла.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас