– Илфат Рәшитович, җир биләмәләрен бирүдә СВОда катнашучылар өчен нинди ярдәм чаралары гамәлдә?
– Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә байтак ярдәм чаралары гамәлдә. Шулай, махсус хәрби операциядә катнашучылар дәүләттән яисә муниципалитеттан җир биләмәсен арендага бернинди конкурс һәм аукционсыз – ягъни гадиләштерелгән тәртиптә алырга хокуклы. Моңардан тыш, алар андый участокларны отышлы шартларда арендага алырга мөмкин: аренда өчен түләү әлеге участокта исәпләнгән җир салымыннан артык була алмый. Бу җирдән файдалануны шактый арзанайта.
Контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгәннәргә шәхси торак төзелеше өчен җир биләмәләрен беренче чиратта алу хокукы бирелә.
Шулай ук, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, (алар исәбенә СВОда катнашучылар да керә) бакча яисә яшелчә бакчасы өчен җир биләмәләрен беренче чиратта сатып алу хокукы бар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Русия Федерациясе субъектлары өстәмә ярдәм чараларын үзләре билгели, моңа җир биләмәләрен бушлай бирү мөмкинлеге дә керә.
– Кадастр исәбе һәм хокукларны теркәү өлкәсендә нинди ташламалар гамәлдә?
– “Росреестр” күчемсез милеккә дәүләт кадастр исәбе кысаларында һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъза-лары тарафыннан бирелгән документларны тәү чиратта карый. Белгечләр кабул иткән вакытта ук мондый статуска ия гражданнарның документлар пакетына тиешле билге куя.
Хисап-теркәү гамәлләрен уздыруга комачаулаучы нигезләр ачыкланган очракта, гариза биргән СВOда катнашучы ачыкланган кимчелекләрне тиз арада бетерү хакында кичекмәстән хәбәр ала.
Ләкин, әлбәттә, документларны тапшырганчы да, аннан соң да, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве белән бәйле барлык сораулар буенча консультация ала.
Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның варислары күчемсез милекне мирас итеп алганда милек хокукын дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасын түләүдән тулысынча азат ителде. Шулай ук 2025 елның 1 гыйнварыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар бирү өчен түләүгә 50 процентлы ташлама кертелде. Бу өземтәләргә, кадастр паспортларына һәм Бердәм дәүләт реестрында булган башка документларга кагыла.
Шулай ук, “Роскадастр” компаниясе югалган хокук билгеләүче документларны тергезүдә гамәли ярдәм күрсәтә. Әлеге ярдәм кысаларында Дәүләт мәгълүматлары фондыннан документларның күчермәләре, күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләр, шулай ук җир төзелеше материалларының күчермәләре бирелә.
– Газ челтәренә тоташтыруда алар нинди ярдәм чараларына исәп тота ала?
– СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрен газ челтәренә тоташтыру программасы кысаларында кадастр эшләре уздырганда ташлама бирелә. СНТда күчемсез милек объектлары өчен җир участоклары планнарын яисә техник планнарны әзерләгәндә гражданнарның әлеге категориясе өчен кадастр эшләренең бәясе киметелергә мөмкин.
– Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен, белүебезчә кайбер волонтерлык башлангычлары да тормышка ашырыла...
– Кадастр инженерлары палатасы “Геройлар белән бергә” дигән Бөтенрусия волонтерлык проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай кадастр хезмәтләре, шул исәптән җир участоклары һәм техник планнар әзерләү, шулай ук күчемсез милек мәсьәләләре буенча консультация һәм хокукый ярдәм ала ала. Волонтерлар исемлеге “Росреестр”ның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнашты-рылган.
– Соңгы вакытта күчемсез милекне рәсмиләштерүдә СВОда катнашучыларга да, башка гражданнарга да кагылышлы ниндидер уңай үзгәрешләр булдымы?
– Без үз эшебезне даими камилләштерергә тырышабыз һәм бүген “Росреестр” хезмәтләрен алу күпкә уңайлырак. Күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү процедурасының уртача вакыты закон белән билгеләнгән вакыттан шактый аз – бары тик 2-3 көн. Электрон рәвештә бирелгән гаризаларны белгечләр тәүлек эчендә эшкәртә. Күпфункцияле үзәк аша тизләтелгән теркәү турында билге белән гариза бирергә мөмкин, ул да тәүлек эчендә карала.
Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан электрон өземтәне “Дәүләт хезмәтләре” яисә “Росреестр” порталлары аша берничә минут эчендә алырга мөмкин, ә “Дәүләт хезмәтләре”ндәге бушлай экспресс-өземтә шундук диярлек барлыкка килә.
Хезмәт күрсәтүне туктату очракларын киметү буенча актив эш алып барыла, бу хезмәткәрләребезнең консультацияләр үткәрүе, укытулар һәм ведомствоара координация дәрәҗәсен күтәрү ярдәмендә башкарыла. Килешүләрнең хәвефсезлек дәрәҗәсе артты. Безнең Идарә белгечләре хокукый экспертиза кысаларында 33 төрле мәгълүматны электрон ведомствоара каналлар аша тикшерә, мошенниклык схемалары хәвефен киметә.
– Соңгы вакытта телефон мошенникларының тозагына эләгүчеләр бик күп. Мошенниклар күчемсез милеккә кагылышлы җинаятьләрне нинди ысуллар белән кыла?
– Кызганычка каршы, җинаятьчеләр активларны урлауның яңа схемаларын даими уйлап табып тора. Ләкин дәүләт һәм хокук саклау органнары ярдәмендә аларның күбесе ачыклана һәм кисәтелә. Элегрәк, гадәттә, намуссыз төзүчеләрнең гамәлләреннән иминиятләштерелмәгән өлешчеләр зыян күрә иде. Ләкин төзүчеләрне эскроу-счетларны кулланырга мәҗбүр итүче 214нче Федераль законга төзәтмәләр кабул итү ярдәмендә алданган өлешчеләр проблемасы бүген тулысынча хәл ителде.
Шундый ук хәл икенчел күчемсез милек базарында да күзәтелә, анда ялган документлар файдалану очраклары сирәгәйде. Ләкин бу әле җинаятьчеләр бу өлкәдән китте дигән сүз түгел. Күптән түгел генә 80 яшьлек пенсионер телефон мошенникларының тозагына эләгә язды. Алар аның шәхси мәгълүматларының законсыз рәвештә кулланылуына ышандыра алган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз мошенникларга үз счетлары турында мәгълүмат биргән һәм хәтта фатирын сату турында килешүгә дә кул куйган. Ләкин безнең бүлек хезмәткәре документларны караганда һәм гариза бирүче белән аралашканда шикле гамәлләрне күреп алган, Идарә җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән, шулай ук хокук саклау органнарына да оператив хәбәр ителгән. Берлектәге ашыгыч эшчәнлек ярдәмендә биш миллион сумлык фатир мошенниклар кулына эләкмәде.
– Фатир сатып алганда үзеңне ничек сакларга мөмкин? Бу уңайдан нинди киңәшләр бирер идегез?
– Еш кына күчемсез милекне ышанычнамә буенча алучылар куркыныч астында кала. Шуңа Федераль нотариаль палатаның сайтында аның төгәллеген тикшерегез. Анда ышанычнамәнең булуын һәм аның гамәлдән чыгарылуы турында мәгълүматны бушлай тикшерү мөмкинлеге бар. Шулай ук, сатучының күчемсез милеккә хокукларын раслаучы актуаль документларны сорату мөһим.
Хокукны билгеләүче документларга игътибар итегез, мәсәлән, хосусыйлаштыру килешүе, бүләк итү яисә сатып алу-сату килешүе. Барлык документларның да оригиналын таләп итүдән оялмагыз. Әгәр сатучы аларны күрсәтергә теләмәсә, бу сезне сагайтырга тиеш. Шулай ук, сатучыдан, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан аның милек иясе булуын һәм күчемсез милекне читләштерергә хокуклы булуын күрсәтүче яңа актуаль өземтә күрсәтүен таләп итегез. Андый өземтәгә милек иясе “Дәүләт хезмәтләре” порталында бушлай заказ бирә ала.
– Югарыда Сез китергән мисал күрсәтүенчә, фатирларның һәм йортларның хуҗалары үзләре дә җинаятьчеләрдән зыян күрергә мөмкин. Алардан ничек сакланырга?
– Саклану ысулларының берсе – электрон почта адресын Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертегез. Бу милек белән бәйле барлык гамәлләр турында хәбәрләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр килешүләрне сездән башка рәсмиләштерергә омтылуларын күреп калсагыз, операцияне туктату өчен тиз арада кирәкле органнарга мөрәҗәгать итә алачаксыз.
Шулай ук, сезнең катнашлыктан башка теркәү гамәлләрен уздыруны тыючы гариза биреп куярга да мөмкин. Болай эшләгәндә документларны югалтсагыз яисә озак вакыт читтә булганда мошенниклык очракларыннан үзегезне саклый алачаксыз. Республикада яшәүчеләр әлеге хокуктан актив файдалана.
– Илфат Рәшитович, җентекле җавапларыгыз өчен рәхмәт. “Кызыл таң” гәзитен укучылар алардан, һичшиксез, файдаланыр һәм алдакчылар тозагына эләкмәс, дип ышанабыз.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.