Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская «Башкортстан Республикасында СВОда катнашучыларны социаль адаптацияләү һәм реабилитацияләү: проблемалар һәм хәл итү юллары» мәсьәләсе буенча парламент тыңлауларында хәбәр иткәнчә, ташлама гамәлдә булган чорда 8 меңнән артык яугир һәм аларның гаилә әгъзасы савыктыру узган.
Наталья Полянская билгеләп үткәнчә, Башкортстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга хезмәт күрсәтүче шифаханә-курорт учреждениеләре саны буенча алдынгы урында тора: 2023 елда -1 676 кеше, былтыр – 3,5 мең, ә быел инде 3 меңнән артык СВО яугире һәм аларның гаилә әгъзасы дәвалану курсы узган.
- СВОда катнашучыларны тернәкләндерү өчен куәтле дәвалау-диагностика базасы булган һәм төрле патологияләр буенча махсуслашкан шифаханәләр җәлеп ителде. Һәр яугир өчен тернәкләндерү программасы табиб бәяләмәсе һәм сәламәтлек торышы турындагы мәгълүматлар нигезендә шәхси рәвештә эшләнә, - дип шәрехләде ул.
Мөрәҗәгать итүчеләр «Янгантау», «Ассы», «Танып», «Красноусол» һәм «Якты Күл» шифаханәләрен аеруча ешрак сайлаган. Моннан тыш, «Карагай», «Йоматау», «Каенкай» һәм «Здравница Зауралья» кебек кайбер учреждениеләр шифаханә-курорт картасын турыдан-туры урында рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә.
Башкортстан, үзенең бай шифаханә-курорт потенциалыннан файдаланып, махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү эшенә зур өлеш кертә. Алдынгы медицина методикаларын табигатьнең дәвалау көче белән берләштергән комплекслы файдалану сугышчыларның физик сәламәтлеген тергезергә генә түгел, ә рухи халәтен дә яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бу юнәлешне алга таба үстерү безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора.