Чара җылы аралашудан башланды. Бу көнне җыелучылар район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динара Хисамовага үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм аларга тулы җавап алды. Гүзәл затларның күңелен күтәреп, бераз шатлык бүләк итү өчен кызыклы очрашулар да үтте. Матурлык өлкәсендә эшләүчеләр хатын-кызларга төрле прическалар ясап, бизәндереп, аларның искиткеч чибәр булуын ассызыкладылар. Шулай ук мавыктыргыч осталык дәресләре дә үтте.
Илебез азатлыгы сагында торган ир-егетләрнең әниләренә һәм хатыннарына хәстәрлек һәм игътибар күрсәтү максатын күз уңында тоткан мондый очрашу әле беренче тапкыр үткәрелүгә карамастан, ул барысының да күңеленә хуш килде һәм моны киләчәктә дә дәвам итәргә ниятлиләр.