"Башкорт хуҗабикәсе" Миләүшә төртмәле теллеләрне яратмый бугай, ул аларга шунда ук җавабын да "чәпи".
"Миләүшә, сез СВОга ярдәм итәсезме ул? Эльвина дигән блогер ярдәм итә, аны карап барам, шәп хатын. Ә Сезне күргәнем юк. Бөтен дөнья ярдәм итә бит. Сездән бу хакта сорап язалар, ә җавап юк!"
Менә шундыйрак сорауга Миләүшә: "Мин кемдер алдында ни өчен отчет тотарга тиеш?! Хәйриячелек белән шөгыльләнәмме, юкмы - бу минем шәхси эшем. Мин бит сездән бу хакта сораганым юк. Нигә сез шундый отчет тотмыйсыз. Һәркем бу хакта башкалардан түгел, ә үзеннән сорарга тиеш!" - дип җавап биргән.
Шунда ук аның тугры дусларының берсе Миләүшә Шәйхелисламовага фронттан Рәхмәт хаты фотосын куйган.
Фото: социаль челтәрдән.