– 2026 елга алар республиканың барлык 63 муниципалитетында да эшли башлаячак. Төп бурыч – СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән системалы эшләү: консультация бирүдән алып эшкә урнашуга, граждан тормышына җайлашуга, медицина һәм психологик тернәкләнүгә кадәр. СВОдан кайткан якташларыбызны социальләштерүгә һәм аларны иҗтимагый тормышка җәлеп итүгә аерым игътибар бирәбез, – диде Руслан Хәбибов.
Бер ел эчендә республикада 17 комиссия утырышы уздырылды, шул исәптән күчмә форматта. Күчмә утырышларны уздыру практикасы федераль дәрәҗәдә югары бәя алды һәм илнең башка субъектларында гамәлгә кертү өчен тәкъдим ителде. Гомумән алганда, урыннарда 650 гә якын утырыш уздырылган.
Сугышчыларга ярдәм итү мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итү өчен эшкә урнашу, медицина реабилитациясе, Диспансеризация һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек алгоритмнары эшләнгән. Руслан Хәбибов билгеләп үткәнчә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү үзәкләре челтәре үсәчәк, шулай ук ярдәм чараларын киңәйтү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру планлаштырыла.