– Гади булмаган, катлаулы чорда яшибез, ә мондый вакытлар көчле, аңлы карарлар таләп итә. Юлламаның төп темасы бер һәм ачык – барысы да җиңү өчен. Җиңүне якынайту өчен бөтен ресурсларны берләштерү мөһим, – диде Салават Хөсәенов. – Башкортстан, чыннан да , махсус хәрби операция үткәрү зонасына ярдәм итү өчен бик күпне эшли. Республиканың өлеше зур – “Башкортстан” полкы, генерал Шәйморатов исемендәге һәм башка исемле батальоннар булдырылды һәм аларга барлык яклап ярдәм күрсәтелә. Гомумән, без ирекле батальоннар төзи башлаган беренче төбәк булдык.
Кабул ителгән һәм ителәчәк карарлар көчләрне, җәмгыятьне берләштерүне таләп итә. Җиңүгә ирешү өчен нәкъ шулар кирәк.
Юлламада, махсус хәрби операциягә, яугирләргә, аларның гаиләләренә, ветераннарга ярдәм итүдән тыш, халык алдында булган социаль бурычларны да үтәргә кирәк дигән йөкләмә куелды. Барлык тармакларда да уңышка бердәмлек белән генә ирешеп була.
Фото: gsrb.ru