+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстан волонтеры «Давай поженимся»да мәхәббәтен тапкан

Аларның язмышы нинди?

Башкортстан волонтеры «Давай поженимся»да мәхәббәтен тапкан
Башкортстан волонтеры «Давай поженимся»да мәхәббәтен тапкан

Мәләвездән 31 яшьлек Полина Назарова Беренче каналының «Давай поженимся» программасында катнашты. Чыгарылыш СВО зонасына гуманитар ярдәм китерүче волонтер кызларга багышланган иде. Полина төрле төбәкләрдән килгән өч кәләшнең берсе булды.

Программада Полина волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде. Аны сугышчыларны дроннан саклаганда һәлак булган "Балбес" кушаматлы эт тарихы тетрәндергән. 8 яшьлек улы белән бергә ул бу хакта видеоязма караган һәм икенче көнне үк госпиталь өчен дарулар сатып алган.

Узган елның апрелендә Полинаның дусты һәлак булган. Аның истәлегенә ул иреклеләрдән торучы «Братское сердце» төркемен оештырган. Волонтерлар әле дә акча җыя, маскировка челтәрләре үрә, генераторлар, медикаментлар һәм азык-төлек җыеп озата.

Һәлак булган дустына багышлап иҗат ителгән "Балбес эте" дигән шигыре һәм рәссамнар Анастасия һәм Георгий Бегмалар иҗат иткән картина Лариса Гузеева һәм Роза Сабитованың күңеленә тия. Полина яучыларга бүләккә башкорт балы һәм киптерелгән үләннәр алып бара.

«Салах» позывнойлы кияу егете алгы сызыкка китә. Полина белән алар аралашып тора. «Ул исән-имин кайтырга вәгъдә итте», - ди кыз.

Амин шулай булсын! Яшьләргә бәхет телик!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас