+14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Барысы да Жиңү өчен
5 апрель , 15:00

Олы йөрәкле кеше һәм чын патриот ул!

“ТуймазыНИПИнефть” оешмасы җитәкчесе Нурфаяз Габдрахманов махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур ярдәм күрсәтә.

Олы йөрәкле кеше һәм чын патриот ул!
Олы йөрәкле кеше һәм чын патриот ул!

Бүгенге заман чынбарлыгында игелеклелек, ярдәмчеллек кебек чын кешелек сыйфатлары аеруча чагу күренә. Күренекле нефтьче – “ТуймазыНИПИнефть” предприятиесенең генеральный директоры Нурфаяз Габдрахманов та шундый күркәм сыйфатларны үзенә туплаган шәхес. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү – аның эшчәнлегендә аерым урын алып тора.

Нурфаяз Хәбибрахман улы җитәкчелек иткән предприятие ышанычлы адымнар белән үсешә, яңа эш урыннары булдырыла, шул ук вакытта ул зур социаль җаваплылык үрнәге дә күрсәтә. Бүген “ТуймазыНИПИнефть” предприятиесендә эшләүче сигез хезмәткәр махсус хәрби операция зонасында илебез азатлыгы өчен көрәшә. Аларның гаиләләре өчен предприятие – ышанычлы терәк. Финанс ярдәм күрсәтү, яугирләрнең балалары турында хәстәрлек күрү, көндәлек хуҗалык мәсьәләләрен хәл итү – боларның барысы да яугирләрнең якыннарына үзләрен ышанычлы, саклаулы һәм яклаулы тоярга мөмкинлек бирә.
Нурфаяз Хәбиб­рахман улы башлангычы белән предприятие даими рәвештә фронтка гуманитар ярдәм җибәреп тора. Тимер мичләр, җылы киемнәр, медицина һәм көндәлек кирәк-яраклар озату системага салынган. Җитәкче һәрбер гуманитар йөкнең, хәрби шартларда мөһим булган барлык әйберләрнең яугирләргә барып җитүен шәхсән күзәтү астында тота.
Әйткәндәй, эшчәнлегенең төп юнәлеше нефть һәм газ җиһазлары, стандарт булмаган корылмалар һәм тимер конструкцияләр җитештерү белән бәйле булган күппрофильле предприятие тимер мичләрне үзенең цехларында ясый. Оешма хезмәт­кәрләре, төп эшчәнлегеннән тыш, бу игелекле эшкә үзләреннән зур өлеш кертә. Бу мичләрне җитештерүдә алар аеруча тырышлык һәм җаваплылык күрсәтә, чөнки аларның яугирләргә кирәк булуын, ярдәм итүен һәркем яхшы аңлый.
Алгы сызыкка озатылган гуманитар йөкнең тагын бер өлешен Нурфаяз Габдрахмановның шәхси умарталыгыннан җыеп алынган башкорт балы тәшкил итә. Әйткәндәй, умартачылык – аның иң яраткан шөгыле. Ә бал кортлары – аның өчен бердәмлек, тырышлык, тәртип символы. Үзе әйтүенчә, зур тырышлык, бердәм көч белән җыелган бал да көч бирә, шуңа мондый посылкаларны яугир­ләребезнең сәламәтлеген хәстәрләп, һәрвакыт озатып торалар. Солдатлар да мондый бүләкләрне шатланып кабул итә һәм рәхмәтләрен белдерә.
Яугирләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә. Генеральный директор үз исеменнән дә матди ярдәм күрсәтә. Һәрбер хезмәткәр һәм аның якыннары белеп һәм тоеп торырга тиеш: компания – ул зур гаилә һәм анда беркем дә ялгыз түгел, авыр вакытта бер-береңә ярдәм итү – гаиләнең төп бурычы, дип исәпли ул.
– Без бүген аеруча бердәм булырга тиеш, – ди Нурфаяз Хәбиб­рахман улы. – Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак, ләкин һәркем үз урынында кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тиеш. Битараф булырга хакыбыз юк.
Әйе, бу ихлас әйтелгән сүзләр. Алар артында җитәкченең каты, шул ук вакытта сизгер холкы чагылыш тапкан анык эшләр тора.
Аның гражданлык позициясе барлык коллективны рухландыра, илһам­ландыра. Хезмәткәрләр күреп тора: аларның хезмәте лаеклы бәһалана, гаиләләре яклаулы, ә алгы сызыкта булганнарга ярдәм итү – гомум эш.
Көтеп алган Җиңү киләчәк, ул җиңүдә “ТуймазыНИПИнефть” оеш­ма­сының һәм аның җитәкчесенең дә, һичшиксез, зур өлеше булачак.
Нурфаяз Габдрахмановның изге эшләре ил күләмендә дә яхшы билгеле – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә­ләренә күрсәткән ярдәме өчен ул “Русия патриоты” медале белән бүләкләнгән. Аның кебек фидакарь шәхесләр – безнең җәмгыятебезнең терәге, лаеклы киләчәгебезгә юл яручылар!

Үткәннәргә – хөрмәт, киләчәккә – өмет

Нурфаяз Хәбибрахман улы указлы муллалар нәселеннән. Яхшылыкка өндәү, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар аларның канында. Узган елда Нурфаяз Хәбибрахман улы, үзенең нәсел шәҗәрәсен төзү буенча дистә еллар элек башлап җибәргән эшен төгәлләп, китап чыгарды. Анда Туймазы районы, туган авылы һәм Габдрахмановлар гаиләсенең тарихы чагылыш таба.

Нәсел агачын төзегәндә авылның тормышында сизелерлек роль уйнаган берничә буын указлы муллалар булуын да ачыклый. Моны исә XVI гасыр ахырында нәшер ителеп, буыннан-буынга тапшырылып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән Коръән китабы да дәлиләп тора. Ул – гаиләнең иң кадерле ядкаре. Нурфаяз Габдрахманов сөйләвенчә, борынгы картәтисе ачлыктан интеккән балаларын коткарып калу өчен бервакыт аны сатарга да карар итә. Бу гамәленең ни дәрәҗәдә авыр булуын, ярамаганлыгын, әмма башка юл калмавын яхшы аңлый ул. Бәхетенә, юлында изге күңелле кешеләр очрап, аны алмыйлар, кире биреп, сатмаска кушып һәм кул арбасына ризыклар, башка кирәк-яраклар төяп, кайтарып җибәрәләр. Менә шундый каты ачлык елларында да Коръән китабы гаиләгә ярдәм итә һәм үзе дә, тормышларының маягы булып, алар белән кала. Әнисе исән чагында ул йорттагы иң кадерле урында саклана, аннары әнисе Наилә кызына, ә ул, үз чиратында, гаиләнең терәге булган энесенә калдыра. Шулай итеп, гасырлар дәвамында таушалган, кайбер битләре юкка чыккан китапны тиешле хәлгә китерүне Нурфаяз Габдрахманов үзенең бурычы итеп куя – киләсе буыннар да аннан файдалана алсын, анда язылган гыйлемне үзләштерсен өчен иске Коръәнне тергезү эшенә тотына. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасының Болгар ислам академиясендә аны сыйфатлы итеп тергезәләр. Киләчәктә бу Коръән китабын, гаилә ядкаре буларак, Нурфаяз Хәбибрахман улы үзенең кызына тапшырырга ниятли.
Бу Коръән – гаилә тарихының гына түгел, ә гомумхалык тарихының да бер өлеше. Ул киләчәк буыннарга аларның бабаларының үткән тормыш юлын, кичкән газапларын һәм җиңүләрен күрсәтеп торачак. Ул аларны үз тамырларын, үз тарихын белергә, хөрмәт итәргә өйрәтәчәк.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.

 

 

Олы йөрәкле кеше һәм чын патриот ул!
Олы йөрәкле кеше һәм чын патриот ул!
Олы йөрәкле кеше һәм чын патриот ул!
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас