+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Хмурый”ның капкасында — Русия һәм Башкортстан флаглары!

Чакмагыш егете Инар СВО зонасында дуслары өчен үч ала

“Хмурый”ның капкасында — Русия һәм Башкортстан флаглары!“Хмурый”ның капкасында — Русия һәм Башкортстан флаглары!
“Хмурый”ның капкасында — Русия һәм Башкортстан флаглары!
Рәҗәп авылында туып-үскән Инар Гариев ике ел дәвамында махсус хәрби операциядә штурмлаучылар подразделениесендә хезмәт итә. Билгеле булуынча, штурмовиклар СВО зонасында иң катлаулы һәм куркыныч хәрби бурыч­ларны үти. Аларның төп максаты – дошманның ныгытылган позицияләрен яулап алу, территорияләрне азат итү, стратегик мөһим объектларны саклап калу. Бу яугирләр, башка подразделениеләрнең алга баруын тәэмин итеп, һөҗүм итүчеләрнең алгы сафында хәрәкәт итә. Башка категорияләрдән аермалы буларак, штурмлаучы хезмәте тиз ориентирлашуны, төркем составында килешеп эшләүне һәм даими хәвеф янау шартларында боерыкларны катгый үтәүне таләп итә. Мондый кыю, патриот егет турында аның әнисе Ирина Равил кызы безгә улы өчен горурланып та, чын аналарча борчылып та сөйләде.

Инар 1999 елда Рәҗәп авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз салган. Аңа 3 яшь тулганда алар гаиләсе белән Себер тарафларына – Усинск шәһәренә күченеп китә. Анда аның әнисе белән әтисе шәһәрдә эшкә урнашып, матур гына тормыш коралар. Балаларга үсеш өчен дә, әлбәттә, шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк була. Алар балаларының сәләтләрен ачу, аларны физик яктан да чыныктыру өчен тырышлык сала. Инар дзюдо, самбо белән яратып шөгыльләнә һәм гел яхшылар арасында була: төрле ярышларда, беренче урыннар яулап, бик күп кубок, диплом-грамоталар белән бүләкләнә.

Тренерлары да аны һәрчак бик ярата һәм хөрмәт итә. “Әнием, мине шушы көрәш төрләренә йөрткәнең өчен мин сиңа бик рәхмәтлемен. Минем физик яктан ныклыгым, кирәк чакта үземне яклый алуым менә хәзер хәрби хезмәттә бик кирәк булды”, – дип еш кабатлап тора, ди яугирнең әнисе.

Себердә яшәсә дә, ул туган Рәҗәп авылын бик сагына, җәйге каникуллары еш кына шушы авылда уза. Шуңа күрә, ул Рәҗәпкә нәнәсе янына кайтып, 9нчы сыйныфны авыл мәктәбендә тәмамлый. Усинскида колледжда укып чыгып, әтисе кебек токарь-универсал һөнәренә ия була. Биредә ул 1-2 ел әтисе белән бергә токарь булып эшләп өлгерә.

Бу вакытта егетнең күңелендә махсус хәрби операциягә бару теләге туа. Берничә дус егетенең сугыш яланында ил азатлыгы өчен башларын салу хәбәре дә Инарга дошманнан үч алу теләген көчәйтә. Дусларын мәңгелеккә югалткан якташыбыз, үзендә җавап­лылык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тоеп, СВОга барырга карар кыла. “Мин дә бармасам, Ватаныбызны кем саклар? Безнең кебек егетләр ил чакырганны да көтмәскә тиеш”, – ди ватанпәрвәр йөрәкле егет. Әти-әнисенә бу теләген алдан белдерми ул, чөнки аларның борчылуын теләми.

“Улым авылдан яныбызга кайтып, бер атна торып китте. Гел бергә булдык: бергәләшеп кино, сериаллар карадык, ял иттек. Хәзер аңлыйм, СВО зонасына китәр алдыннан туйганчы минем белән бергә булырга теләгән балам”, – дип искә ала ул вакытны әнисе.

СВОга үз теләге белән барырга теләгән егетне беренчесендә кире боралар. Бу хакта да әнисе соңыннан гына белә. “Сәламәтлек торышы буенча армиядә хезмәт итә алмаган иде улым. Бу очракта нинди сәбәп булгандыр, әйтә алмыйм. Армиядә булмагангамы, сәламәтлеге буенчадырмы, улымны контракт буенча хезмәткә алмаганнар”, – ди Ирина Равил кызы.
Тик ватанпәрвәр рухлы егетнең күңеле барыбер тынычлык тапмый, ул теләгеннән кире кайтмый. Бер еллап вакыт үткәч, Инар тагын хәрби комиссариатка бара һәм бу юлы рөхсәт бирәләр.
СВО зонасына китәргә вакыт җиткәч кенә ул бу хәбәрне әнисенә ипләп кенә, ана йөрәген сакларга тырышып кына җиткерә: “Әни, мин контрактка кул куйдым, иртәгә соңга СВОга китәм. Минем уемча, анда миннән башка никак!” – дип, үзенчә шаяру катыш йомшартыбрак әйтә ул.

“Эх, улым, ник инде?!” – ди ана. “Әнием, син көчле, борчылма гына, барысы да яхшы булачак. Син мине елап озатсаң, миңа да авыр булачак”, – дип юата әнисен Инар.
Бүген инде контракт буенча ике ел хезмәт итүче якташыбыз “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, Жуков медальләре белән бүләкләнгән. Кыска вакытлы ялларга кайтканда ул туган авылында булырга ярата. Кайткан чакларында еш кына Русия һәм Башкортстан флагларын алып кайтып, капка башына элеп куя, үз илен яратучы яугир яшь буынның да патриот булып үсүен тели. Әти-әнисе тәрбиягә алган 10 яшьлек энесе һәм 5 яшьлек сеңлесе һәм үзенең 5 яшьлек улы өчен дә өзелеп тора язмабыз герое. Аларны һәрчак бүләкләр белән сөендереп тора, патриотик тәрбия үрнәге күрсәтә.
Яңа ел алдыннан: “Чыршы бәй­рәмендә кем булып киенергә теләр идең?” – дип сорагач: “Солдат бу­лам!” – дигән энесенә дә ул хәрби кием бүләк иткән. Энесе дә, улы да аның кебек хәрби хезмәткә тартыла, аннан үрнәк алып, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә.

“Без улыбыз белән бик горурланабыз. Ул безнең өчен дә шулкадәр нык өзелеп тора, бәйрәм саен чәчәкләр, бүләкләр җибәреп, күңеле­безне күрә. Бервакыт Тукай авылы тукталышын үтеп барабыз. Машинасын кинәт туктатты да мине бит очларымнан үбәргә тотынды: “Әни, шушы урынны үткәндә мине улым ныыык итеп кочаклап үпте, дип мине һәрчак исеңә төшер, яме?” – дип елмайды. Мин хәзер шушы тукталышны үткән саен шул мизгелне исемә төшереп, шатлык яшьләренә күмеләм. Әле күптән түгел генә: “Әни, вакыт булганда һәрчак безне каядыр җибәреп, дөнья күрсәтергә тырыштыгыз, диңгез буена да әллә ничә тапкыр җибәрдегез, Мәскәүдә, Питерда булдык. Ә үзе­гезнең бер дә сәяхәт иткәнегез юк, дөнья күреп кайтырсыз, дип, әтисе белән миңа диңгез буена путевка да алып бирде, рәхәтләнеп ял итеп кайттык”, – ди Ирина ханым, улыннан күргән кадер-хөрмәт, игелек өчен горурланып та, яхшы тәрбия биргәненә куанып та.
Бүген газизләре СВО зонасында булган барлык ата-аналарның да теләге бер генә – илебездә тынычлык урнашып, барлык яугирләр дә Җиңү белән туган якларына, гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Без дә ватанпәрвәр якташыбыз – батыр егет Инарга иминлек һәм сәламәтлек телибез!

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас