+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Ни өчен яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый?

Республиканың яшь кешеләре яңа белгечлек алу, аны СВО зонасында, ә өйгә кайткач гражданлык эшчәнлек өлкәләрендә куллану өчен Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүне сайлыйлар.

Ни өчен яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый?Ни өчен яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый?
Ни өчен яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый?
Пилотсыз системалар гаскәрләренә актив рәвештә Башкортстанның кыю, ярдәмчел, оста һәм мотивацияле яшь кешеләре хезмәт итәргә бара. Бу хакта контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры лейтенант Алмаз Абдрахманов әйтте. Аның сүзләренчә, егетләр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә әзер һәм БПЛА операторлары хезмәтенең барлык шартлары, шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында беләләр.

- Гражданнарны сайлау пунктына контракт буенча хәрби хезмәткә 19 яшьтән өлкәнрәк егетләр килә. Өлкәнрәк ирләр дә бар. Алар СВО зонасында Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзер, карарны алар ирекле һәм үлчәп кабул итәләр. Барысы белән дә әңгәмәләр үткәрәбез, аңлатабыз, БПЛА операторлары эше турында сөйлибез, — диде Алмаз Абдрахманов.

Махсус хәрби операция шартларында Пилотсыз системалар гаскәрләренең югары хәвефсезлек дәрәҗәсе аларның алгы сызыктан читтә эшләвеннән гыйбарәт, дип билгеләде Алмаз Абдрахманов.

- Әлеге гаскәрләр - штурм бүлекчәләре түгел. Пилотсыз очкычлар операторлары берничә башка хәрби бурычларны үти. Алар разведка, озата бару, мониторинг белән шөгыльләнәләр, - диде Алмаз Абдрахманов. - Пилотсыз системалар гаскәрләренә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр кирәк. Әмма өлкәнрәк кандидатураларны да карау мөмкинлеге бар. Алар БПЛА бүлекчәләрендә машина йөртүчеләр, инженерлар, саперлар һәм хәтта пешекчеләр булып эшли алалар. Ләкин төп, әлбәттә, дрон операторлары. Сугышчан эшнең уңышы БПЛА операторларының сыйфатлы эшенә бәйле. Шуңа күрә сайлаганда яшькә генә түгел, сәламәтлек торышына да карыйлар. Моннан тыш, ир-атлар профотбор узачак.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас