+25 °С
Облачно
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Барысы да Жиңү өчен
28 Апреля , 11:25
Ветераннарыбыз ярдәмсез калмый!
Башкортстанда СВО ветераннары арасында иң яхшы профессионалларны атаячаклар.
Ветераннарыбыз ярдәмсез калмый!
15 майда Башкортстанда «Икенче старт» номинациясе буенча "Һөнәре буенча иң яхшы" Бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узачак. Махсус номинация СВО ветераннары өчен каралган һәм катнашучыларны төрле белгечлекләр буенча чакыра. Көзен конкурсның төбәк этабында җиңүче беренчелек һәм төп акчалата приз – 1 миллион сум өчен федераль этапта көрәшәчәк. Конкурс «Кадрлар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә уза.
- "Икенче старт" - күңеленә хуш килгән һәм һөнәри казанышлары турында сөйли алган кешеләр өчен бик яхшы стимул. Конкурс сугышчыларыбызны тыныч тормышка кайтару буенча нәтиҗәле механизм булачак. 21 яшьтән өлкәнрәк булган ветераннарны һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны көтәбез. Болар ялланган эшчеләр, шәхси эшкуарлар яки үзмәшгульләр булырга мөмкин, - дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.
Бу хакта тулырак:
https://mgazeta.com/news/natsproekty/2026-04-28/v-bashkirii-nazovut-luchshih-professionalov-sredi-veteranov-svo-4667912
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"