+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый

Ул тыныч тормышта да файдалы булачак.

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлыйЯшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Республика яшьләре яңа белгечлек алуны, аны СВО зонасында, ә тыныч тормышта көнкүрештә куллану өчен Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хез­мәт итүне сайлый.

Башкортстанның кыю, ярдәмчел, оста һәм ватанпәрвәр яшьләре актив рәвештә Пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәт итәргә бара. Бу хакта гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры лейтенант Алмаз Абдрахманов белдерде. Аның сүзләренчә, егетләр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә әзер һәм БПЛА операторлары хезмәтенең барлык шартлары, шулай ук СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында яхшы хәбәрдар.

– Гражданнарны сайлау пунктына контракт буенча хәрби хезмәткә 19 яшьтән өлкәнрәк егетләр килә. Өлкәнрәк ир-атлар да бар. Алар СВО зонасында Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә әзер, карарны аңлы рәвештә кабул итәләр. Барысы белән дә әңгәмәләр үткәрәбез, аңлатабыз, БПЛА операторлары эше турында сөйлибез, – ди Алмаз Абдрахманов.

Махсус хәрби операция шартларында Пилотсыз системалар гаскәрләренең югары хәвефсезлек дәрәҗәсе аларның алгы сызыктан читтә эшләвеннән гыйбарәт, дип билгеләде Алмаз Абдрахманов.

– Әлеге гаскәрләр – штурм бүлекчәләре түгел. Пилотсыз очкыч операторлары башка хәрби бурычларны үти. Алар разведка, озата бару, мониторинг белән шөгыльләнә, – диде Алмаз Абдрахманов. – Пилотсыз системалар гаскәрләренә 18-35 яшьлек кешеләр кирәк. Әмма өлкәнрәк кандидатураларны да карау мөмкинлеге бар. Алар БПЛА бүлекчәләрендә машина йөртүче, инженер, сапер һәм хәтта пешекче булып эшли ала. Ләкин төп эш, әлбәттә, дрон операторлары. Алышта уңыш БПЛА операторларының сыйфатлы эшенә бәйле. Шуңа күрә хәрбиләрне сайлаганда яшькә генә түгел, сәламәтлек торышына да карыйлар. Моннан тыш, ир-атлар һөнәри сайлап алу уза.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас