Кичә, 5 майда, республиканың эре дәүләт медиахолдинглары – «Башкортостан» теле-, радио компаниясе, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, «Республика Башкортостан» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре һәм Башкортстанның Милли архивы директоры белән СВОга бәйле материалларны мәңгелек саклауга тапшыру турында килешүләрен беркеттеләр. Бу бюрократик процедура гына түгел, ә тарихи дөреслекне теркәү буенча масштаблы эш.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсен үтәү кысаларында ведомстволар Башкортстанда туганнарның сугышчан юлы һәм батырлыклары турында материаллар җыюны һәм архивлауны оештыра.
Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев сүзләренчә, СВО зонасында даими рәвештә Башкортстанның 40ка якын хәрби хәбәрчесе эшли. Аларның репортажлары, интервьюлары һәм эксклюзив кадрлары вакыйгаларның документаль хроникасы өчен нигез булачак.
Милли архив белән килешүләргә кул кую тантанасында чыгыш ясаганда, республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов совет чорында Матбугат көне билгеләп үтелгән 5 май көненең символик булуын ассызыклады. Ул искәрткәнчә, Башкортстан Русиянең Хәрби корреспондентлар статусы турындагы канунны кабул иткән беренче төбәге булды.
- Хәрби журналистлар безнең сугышчылар белән бертуктаусыз диярлек янәшә торалар, безнең егетләрнең көнкүрешен һәм батырлыкларын документлаштыралар. Бу - катлаулы һәм куркыныч эш, безнең хезмәттәшләребез аны беренче ел гына эшләми. Бу эшнең киләчәк буыннарыбыз, улларыбыз, оныкларыбыз, аларның балалары хәтерендә мәңге саклануы мөһим, - диде Марат Газизов.
Башкортстан Милли архивы директоры Кинҗә Кускилдин архив хезмәтләренең бу юнәлештә эшләвен билгеләп үтте.
- Без электрон чыганаклар һәм кәгазь документлар, радио-фонд документлары алабыз. Күләм меңнәрчә саклау берәмлеге белән исәпләнә. Бу өлкәдә алдыбызда зур эш тора, - дип ассызыклады ведомство җитәкчесе. - 2022-23 елларда кабул ителгән эшләр күләменең бик аз өлешен генә тәшкил итә. Архивчылар эшеннән тыш, безгә системалаштырырга, экспертиза үткәрергә, аннары документларны республикабыз һәм Русия Федерациясе архив фондына тапшырырга кирәк.
"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты җәмгыяте генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина киләчәк буыннар өчен махсус хәрби операция турында журналистларның медиаматериалларын тапшыруның аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.
Фото: mgazeta.com