Александр Мельченко (позывное «Борус») — гадәти булмаган язмышлы офицер. Хакасиядә туган, ФСБның Голицын чик буе институтын тәмамлаган, 2023 ел башында контракт төзегән. Моңа кадәр ул хәрби комиссариат аша СВО зонасына мобилизацияләнергә тырышып караган, ләкин барып чыкмаган. Нәтиҗәдә аны хәрби частькә җибәрәләр — бу «Башкортостан» полкы формалашу чорында була.
- Мин башта аның «Башкортостан» полкы икәнен белмәдем дә. Килдем генә. Миңа: «Башкортлар, башкортлар», - диләр. Аннары полк формалашкан чорда гына кайда эләккәнемне аңладым. Мин моңа бик шат, язмышка һәм Аллаһка рәхмәтлемен, - дип искә ала Мельченко.
Полк командиры урынбасары беренче белеме буенча психолог. Аның бурычлары составны өйрәтү генә түгел, ә аларны сугыш бурычларын үтәүгә рухи яктан әзерләү дә.
- Кешене йөгерергә, сикерергә, атарга гына өйрәтү аз. Аны алган белемнәрен кулланып, алга барырлык итеп әзерләргә кирәк. Бу күпкә катлаулырак, - ди ул.
Майор Русия Герое Илдар Суфияров турында да сөйләде. Ул сугышта һәлак булган, әмма аның гәүдәсе бер елдан артык табылмый торган. Эзләү эшләре белән шәхсән Александр Мельченко шөгыльләнгән, бу эшне ул изге бурычы дип саный.
- Безгә шул квадрат тынычлык бирмәде, - ди майор. - Якынча аның үлгән урынын белдек, ләкин төгәл ноктасын юк. Ә эвакуация - ул һәрвакыт куркыныч: өч-дүрт кеше барып, казып, табарга тиеш…
Барысы да бер яугир аркасында хәл ителә. «Шахтёр» позывнойлы егет шул төркемдә бишенче кеше булган. Шартлау вакытында ул аңын югалта, ә аңына килгәндә, аңа каршы корал тоткан дошманнар була. Ул 15 ай әсирлектә була, зур сынаулар уза. Азат ителгәч, яңадан полкка кайта. Мельченко аның турында белгәч, Илдар үзен граната белән шартлаткан урынны күрсәтүен сорый. «Шахтёр» нибары бер метрга ялгыша, ләкин эзләү төркемен дөрес юнәлешкә җибәрә.
- Алар миңа: «Таптык, чыгарабыз», - дип хәбәр итте. Кич белән аны шул урыннан алып чыктылар. Шул ук төнне Ростовка, тану өчен җибәрделәр. Берничә көннән соң гәүдәне Башкортстанга кайтардылар, дип сөйли майор.
Шушы көннәрдә Александр Мельченко Русия Героенының әнисе, хатыны һәм улы белән очрашырга җыена.
- Илдар бик тәрбияле, тыйнак кеше иде. Аңа мәктәптә укытучы булырга кирәк булгандыр. Ләкин ул батырлык кылды — граната белән үзен шартлатып, берничә дошманны юк итте. Безнең өчен аны өйгә кайтару намус эше иде, - ди ул.
Александр Мельченко сүзләренчә, бүгенге сугыш — технологияләр сугышы. Эш тәүлек әйләнәсенә бара: дроннар белән разведка, радиоэлектрон көрәш, һәр операцияне җентекләп әзерләү. Төркемне бурычка җибәргәнче, вәзгыять тулысынча өйрәнелә. Әмма техника күп булса да, иң мөһиме — кешеләр.
Журналистларны «Башкортостан» полкында кунакларны ни өчен җылы каршы алулары кызыксындырды. Мельченко моны гади аңлата: сугышчылар халыкның, район җитәкчеләренең, волонтёрларның һәм республика җитәкчелегенең игътибарын тоя.
- Мондый ярдәм башка беркайда да юк. Без - хәрбиләр, кунакларны өйдән килгән хәбәр кебек кабул итәбез. Безгә һәрвакыт безгә килергә батырчылык иткән кешеләр белән аралашу кызык, - ди ул. - Мин барлык шартларны тудырдым: кино күрсәтү дә, концертлар да, нормаль караватта йоклау мөмкинлеге дә бар. Шулай итеп кечкенә генә хәрби-кыр клубы барлыкка килде.
Солдатлар нәрсә турында хыяллана дигән сорауга Александр Мельченко болай җавап бирә:
- Алар һәлак булырга түгел, ә җиңәргә һәм өйгә кайтырга монда килә. Һәркемнең төп максаты — туганнары янына әйләнеп кайту.
Үзе дә кайчак бик куркыныч мизгелләр булуын яшерми. Аеруча штурм вакытында, шартлаулар яңгыраганда, чынбарлык хыял кебек кабул ителә башлый.
- Сугыш гел төшкә керә. Кайчак дроннардан качам, кайчак һөҗүмгә барырга кирәк. Якты төшләрне инде күптән хәтерләмим, — ди майор.
Шуны да билгеләргә кирәк: майор Александр Мельченко Суворов медале, I һәм II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре, генерал Шәйморатов медале һәм ордены, шулай ук ЛХР бүләкләре белән бүләкләнгән.