+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җиңүне якынайтучы яугирләр!

"Республика Башкортостан" нәшрият йортында махсус хәрби операциядә катнашучы, «Башкортстан» полкының «Журналист» позывнойлы хәрбие һәм «Миңнегали Гобәйдуллин» исемендәге мотоукчылар полкы командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары, «Матур» позывнойлы офицер белән беренче онлайн матбугат конференциясе оештырылды.

Җиңүне якынайтучы яугирләр!Җиңүне якынайтучы яугирләр!
Җиңүне якынайтучы яугирләр!

Чарада «Республика Башкортостан» нәшрият йорты акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Зөлфия Рәхмәтуллина, «Республика мәгълүмат үзәге» директоры Айнур Дәүләтбаков, нәшрият йортының медиадиректоры Марсель Байдәүләтов, Журналистлар берлеге рәисе, «Башкортостан» гәзитенең баш мөхәррире Вәдүт Исхаков һәм республика журналистлары катнашты.

Мәгълүм булуынча, Зөлфия Мөхтәр кызы быел мартта махсус хәрби операция зонасында булган иде. Ул эш сәфәре барышында «Башкортстан» полкына баруы турында сөйләде һәм «Матур»га сораулар бирде.

«Матур» тумышы белән Ульяновск шәһәреннән. Тыныч тормышта ул «Газпром газ бүлү» акционерлар җәмгыятендә участок начальнигы булып эшләгән. Шуны да билгеләргә кирәк: яугир каты яраланып госпитальдә ятканда аның янына улы килеп, Оборона министрлыгы белән контракт төзүе турында хәбәр иткән. Шулай итеп, бүген алар икесе дә махсус хәрби операциядә илебезне саклый.

- Улым бу карарга үзе килгән. Ул мәктәп тәмамлагач та Оборона министрлыгы белән контракт төзеде һәм бүген штурм төркемендә хезмәт итә. Беренче елда аның өчен бик кайгырган идем. Хәзер инде аның өчен күңелем тыныч, аны профессиональ хәрби дип әйтергә була, - ди "Матур".

Яугирләр сүзләренә караганда, Башкортстан даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәреп тора, элемтә беркайчан да өзелми. Алар ярдәм күрсәткән һәркемгә зур рәхмәтен җиткерде.

Шулай ук, "Матур" бүген БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итү өчен яшь егетләрнең контрактка кул куюын белдерде. Аның сүзләренә караганда, яшьләр бу карарны аңлы рәвештә кабул итә һәм үзләрен яхшы яктан гына күрсәтә.

- Дошманның дроннары шактый күп. Тик без дә алардан калышмыйбыз. Бүген махсус хәрби операцияне БПЛАсыз күз алдына китереп булмый. Сугыш заманча технологияләр ярдәмендә бара. Шуңа күрә дә безгә БПЛА белән идарә итү өчен яшь, җитез, җаваплы егетләр кирәк. Һәм алар бүген безнең сафларны тулыландыра да.

Һәр яугирнең алдында бер бурыч тора - Җиңү белән исән-сау килеш якыннарыбыз янына кайту. Һәм без көн дә бу Җиңүне якынайту өстендә эшлибез, - диде "Матур".

Бу чара турында тулырак гәзитебезнең алдагы саннарында укырсыз.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас