Дәүләкән районыннан «Резо» позывнойлы хәрби бүгенге заман пилотсыз техникасының мөмкинлекләре турында федераль телеканал аша сөйләде. Ул хезмәт иткән бүлекнең робот-техника комплексы турындагы сюжет «Звезда» телеканалында күрсәтелде.
Яшь егет махсус хәрби операция зонасына нибары дүрт ярым ай элек кенә контракт төзеп киткән. Әмма шул кыска вакыт эчендә ул пилотсыз техникага оста итеп идарә итәргә генә өйрәнеп калмаган, бүген инде хезмәттәшләренә дә заманча техника белән эшләү серләрен, аны төзәтү һәм хезмәтләндерү алымнарын өйрәтә.
«Резо» сүзләренчә, электроникага мәхәббәт аңарда балачактан ук килә. Ул кечкенәдән төрле электр җиһазларын сүтеп җыярга, төзәтергә яраткан. Нәкъ менә шул тәҗрибә бүген аңа хәрби техниканы тиз үзләштерергә ярдәм иткән дә инде. Егет үзенең сугышчан машинасын яхшы белә, кирәк чакта иптәшләренә дә ярдәм итәргә әзер.
Телеканал журналистларына хәрбиләр заманча пилотсыз техниканың һавада да, җирдә дә нинди мөһим бурычлар үтәвен күрсәткән. «Резо» идарә иткән «Депеша» исемле робот-техника комплексы бүгенге көндә иң кирәкле техника төрләренең берсе санала. Гусеницалы кечкенә платформага охшаган бу җайланма бик тиз хәрәкәт итә, җитез борыла һәм төрле каршылыкларны җиңел уза.
Оператор техника белән бер чакрым ераклыктан идарә итә. Комплекслы разведка алып бара, үз гаскәрләре өчен юл ача, азык-төлек, ягулык һәм сугыш кирәк-яраклары ташый. Кирәк вакытта ул яралыларны эвакуацияләүдә дә катнаша. Мондый техника күп кенә сугышчыларның гомерен саклап калган инде.
Моннан тыш, «Депеша» башка бурычлар да үти ала. Ул сапёр вазыйфасын башкара, кирәк булган очракта шартлаткыч йөк белән дошман позицияләренә җибәрелә. «Асылыкүл» гәзите хәбәрчесе белән сөйләшкәндә егет үз техникасы турында горурланып болай дигән:
— Нәтиҗәләребез яхшы. Робот үзен бик яхшы яктан күрсәтте: тиз, җитез, күп функцияле, хезмәтләндерүе җиңел. Бүген мондый техника сугыш кырында зур роль уйный. Минем хәрби машинам көн саен алгы сызыкта эшли. Контракт төзегәндә куйган максатларны үтим, — ди ул.
«Резо»га 26 яшь. Ул Дәүләкәндә механикалаштыру һәм электрлаштыру колледжы филиалында эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән. Аннары Казанда авиация продукциясе җитештерүче заводта токарь булып эшләгән.
Егет махсус хәрби операциягә китү карарын очраклы кабул итмәгән. Казан шәһәрендәге торак кварталларның берсенә пилотсыз аппарат һөҗүм иткәнен күргәч, ул эшеннән киткән, туган ягына кайткан һәм контракт төзеп, Ватанын сакларга юл тоткан.
Бүген аның әти-әнисе уллары белән горурлана һәм аны җиңү белән туган якка исән-сау кайтуын көтә.
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.
Фото “Аслыкүл” гәзитеннән алынды.