

Алик Кузеев 1995 елда Ырынбур өлкәсенең Абдуллино шәһәрендә туган. Приютовоның 4нче мәктәбендә белем алган. Хезмәткә киткәнче Себердә һәм Мәскәүдә вахта ысулы белән эшләгән.
— 2024 елда энекәшем Азат артыннан махсус хәрби операциягә киттем. Ул армиядән соң үз теләге белән хезмәткә юлланды. Мин аны хупларга теләдем. Кызганычка каршы, Азат һәлак булды. Хәзер мин аның башлаган эшен дәвам итәм, — ди “Кузей” позывнойлы яугир.
Өйдә аны сеңлесе, тормыш иптәше Рәзинә һәм дүрт баласы көтеп кала. Икесе балалар бакчасына йөри, икесе мәктәптә укый.
Аның хезмәттәше Сергей Николаев 1992 елда Приютовода туган, 5нче мәктәптә укыган. Ул да махсус хәрби операциягә кадәр төрле төбәкләрдә төзелеш объектларында вахта белән эшләгән.
— Мәктәптән соң Бәләбәйдәге 89нчы училищеда барлык категорияләр буенча шофер һөнәрен үзләштердем. Безгә көчле укытучылар белем бирде. Әмма соңгы курста практиканы ташлап киттем. Моңа бүген дә үкенәм, — дип искә ала “Кум” позывнойлы сугышчы.
Сугышчыларның сүзләренә караганда, хезмәт авырлыгын җиңәргә дуслык, үзара ярдәмләшү, яшәргә теләк, тәҗрибә һәм җиңүгә ышаныч ярдәм итә. Алар иптәшләрен югалтуны иң авыры дип атыйлар.
Яшьләргә хәрби хезмәткәрләр спорт белән шөгыльләнергә, яңа алымнар өйрәнергә һәм файдалы күнекмәләрен үстерергә теләделәр. Алар техник белемнәргә, шул исәптән IT һәм пилотсыз очкычлар белән идарә итү өлкәсендә ихтыяҗ булуын аерым билгеләп үттеләр.
- Яшьләргә белемнәрен дөрес кулланырга өйрәнергә кирәк. Төрле программалар бар, күпләр IT һәм киберспорт белән мавыга. Уеннарда алган күнекмәләр БПЛА операторы булырга ярдәм итәчәк. Син вахтада эшләмәскә, ә фронтка килергә, креслога утырырга, күзлек кияргә һәм БПЛА белән идарә итәргә мөмкинсең. Физик яктан да үзеңне әзерләргә кирәк. Тормыштагы белем күп нәрсәне билгели! - ди "Кум".