+27 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Социаль контракт - сезнең өчен!

Башкортстанда СВО ветераннары социаль контракт ярдәмендә үз эшләрен ача.

Социаль контракт - сезнең өчен!Социаль контракт - сезнең өчен!
Социаль контракт - сезнең өчен!

Уфадан махсус хәрби операциядә катнашучы, үз эшен башлап җибәрергә җыенган Эльвир Исмәгыйлев дәүләт ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Бизнес ачуга дәүләттән түләү 350 мең сумга җитә. Социаль контракттан алынган акчаларны ветеран җиһазлар сатып алу өчен кулланырга тели. Ул тимер эшләнмәләр җитештерүне планлаштыра.

Социаль контракт төзергә теләүче ветераннар эш көннәрендә «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалына мөрәҗәгать итә алалар: Уфа шәһәре, Совет урамы, 13/15 адресы буенча. Шулай ук яшәү урыны буенча социаль координаторлар социаль контракт төзү өчен документлар пакетын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас