+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Уфада «Йөрәкләребез җылысы» хәйрия акциясе узды

Акцияне Башкортстанның Нотариаль палатасы һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы оештырды.

Уфада «Йөрәкләребез җылысы» хәйрия акциясе уздыУфада «Йөрәкләребез җылысы» хәйрия акциясе узды
Уфада «Йөрәкләребез җылысы» хәйрия акциясе узды
Чараның төп бурычлары - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү. Күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы нотариуслары һәм социаль координаторлары бушлай кабул итүләр һәм консультацияләр үткәрә.

- Бу без Башкортстанның Нотариаль палатасы белән берлектә үткәргән беренче акция түгел. Югары квалификацияле юридик ярдәм алу өчен график буенча республиканың ерак районнарына «Юридик десант» белән чыгабыз. Бездә Башкортстанның нотариаль палатасы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү турында килешү имзаланды. Шулай ук безнең партнерлар гражданнарны безнең филиалда график буенча кабул итә. Узган атнада Стәрлетамакка бардык, иртәгә Бәләбәйдә булачакбыз, - дип билгеләп үтте "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.

Бу көнне Башкортстанның барлык нотариуслары махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына үзләренең нотариаль контораларында бушлай юридик ярдәм күрсәтте. Шулай ук нотариуслар хәрбиләр өчен ярдәм җыю оештырды. Гражданнар солдатларга ярдәм итү өчен хатлар, открыткалар, рәсемнәр китерә ала.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас