+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Безнең БПЛА операторлары нәтиҗәле эшли..."

Кушнаренко районыннаун "Бодрый" позывнойлы яугир махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән вакытта икенче тапкыр ялга кайткан. 2023 елның августында ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән.

"Безнең БПЛА операторлары нәтиҗәле эшли...""Безнең БПЛА операторлары нәтиҗәле эшли..."
"Безнең БПЛА операторлары нәтиҗәле эшли..."
- Аңлы рәвештә СВО зонасына хезмәт итәргә бару карарын кабул иттем. Улымның армиядән кайтканын көттем. Икенче катлаулы момент тормыш иптәшемнең рөхсәтен алу иде, ә бу җиңел түгел. Нәтиҗәдә ул минем карарны хуплады, - ди "Бодрый".

Яугир сүзләренчә, аны хәл итүдә гаилә хәтере мөһим роль уйнаган. Кечкенә чагында ул еш кына әнисе ягыннан бабасының сөйләгәннәрен тыңлаган. Аны армиягә сугыштан соңгы елларда, 1946 елда алалар.

"Бодрый" Алмаз Сафин исемендәге батальонда хезмәт итә. Ул өлкән миньмет наводчигы булып тора. Сугышчы Луганск Халык Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шул исәптән ЛХР һәм ДХР чигендә урнашкан Ямполовка һәм Торское торак пунктлары районында булган.

Хәрби хезмәткәр билгеләп үткәнчә, алгы сызыкта минометчыларның эше зур хәвеф белән бәйле. Максатларның координатларын, аның сүзләренчә, еш кына пилотсыз очкычлардан тапшыралар.

- Максатларның координатларын минометчыларга дроннар тапшыра. Гомумән "кошчык"лар алгы сызыкта мөһим роль.

Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас