+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Салаватлар батыр тумыштан!

Махсус хәрби операциядә һәлак булган “Бабай” позывнойлы яугирнең әнисе Лилия Аксарова белән әңгәмә

Салаватлар батыр тумыштан!Салаватлар батыр тумыштан!
Салаватлар батыр тумыштан!
Башкортстан халкында иң киң таралган, танылган исемнәрнең берсе ул – Салават. Аңа ата-бабалар, тарих белән горурлану, буыннар бәйләнеше тойгысы да сеңгән.

Командировкаларда еш йөрелә. Хәзер инде Башкортстан буйлап минем яңа туганнарым барлыкка килде: алар махсус хәрби операциядә катнашкан һәм “Апа” дип өзелеп торган егетләр, аларның гаиләләре һәм, әлбәттә, әти-әниләре. Лилия Гыйният кызы белән дә безне аның батыр улы таныштырды. Вафатыннан соң. Хәзер Күмертау ягына командировкага барсам, туры аңа шалтыратам, аңа барып керәм. Ягымлы, искиткеч ягымлы, кунакчыл ул Лилия апа. Май азагында Салават Аксаровның вафатына өч ел тула. Кыю якташыбыз хакында әнисе белән әңгәмә кордык.
 
– Лилия апа, Салаватның балачагы турында сөйләп китегез әле.
– Ул Күмертауда туды. Салаватым баһадир малай булып килде бу дөньяга, авырлыгы дүрт килога якын иде. Башын күтәреп, нидер аңлагандай, карап ята иде. Балачактан спорт белән шөгыльләнде, музыка яратты. Гитарада уйнап, җырлый иде.
– Махсус хәрби операциягә ничек юлланды?
– Үзе теләп китте. Тәүдә армиягә озаттым. Син — башкорт халкының улы, шуңа лаеклы хезмәт ит, дидем. Сержант булып кайтты. Ә бу яуга киткәндә: “Картәтием Җиңү белән кайтты, мин дә җиңеп кайтам!” – диде. Картәтисе Харьков ягында Бөек Ватан сугышында катнашкан Аксаров Рәшит Котлыгилде улы. Акыллы, яхшы кеше булды биатам. Мәрхүмкәемнең урыны ожмахта булсын! Изге күңелле кеше, бервакытта да начар сүз ишетмәдем. Мине үз иттеләр, яраттылар. Алар – башкорт милләтеннән, мин – татар. Салаватым – көтеп алынган бала.
– Исемне кем кушты?
– Әтисе Миңлебай кушты. Мин дә риза булдым.
– Чынлап та, Салават исеме бик матур шул!
– Бала тудыру йортында да яратып, матур итеп каршы алдылар аны. Балакаемның бер начар ягын да искә төшермим. Акыллы булды. Бала чагыннан гитарада уйнады. Бөтен эчке киемнәрен һәрвакыт үзе юды. Ике улыбыз да бервакытта да идәнне дә миннән юдырмады, үзләре өйне тәртиптә тотты. Тузан булмый торган иде. Яхшы укыдылар, тырыш булдылар. Салават җыр буенча, гитарада уйнап, үзебезнең мәдәният сараена түгәрәккә йөреде. Тугызынчы сыйныфны бетергәч, 73нче һөнәрчелек училищесына укырга керде.
Махсус хәрби операциягә үзе теләп китте. Военкоматтан күрше бер егеткә повестка килгән иде, чыгып: “Аксаровка шунда бернәрсә дә юкмы?”– дип сорады. Повестканы үзе барып алып кайтты. “Әнием, мин китәм!” – диде. “Ничек түзәрмен соң, улым?” – дигәч (елый), “Түзәсең, син бит кремень, әнием!” – диде.
 
– Ныксың, дип әйтергә теләгән инде. Сүзен дә тапкан бит әле...
– Әйе, сүзен тапкан... Бик күп сөйләштек инде без аның белән. Бәләкәй чагыннан барысы минем аша үтте. Ул бервакытта да бернәрсәсен дә яшермәде... “Әнием!” дигән сүзләренә бернәрсә дә җитми инде. Шулкадәр сагынам.
Сугышлар бетәр, Аллаһы боерса, егетләребез исән-сау кайтыр. Әле яудагылар исән булсыннар (елый). Һәлак булганнар күп булды шул. Никадәр ата-ана үз балаларының каберләренә карап елый. Әйтеп аңлатып бетергесез хәл инде. Аллаһка шөкер, әл дә Салаватымның гәүдәсен алып кайттылар. Җир куенына тапшырдык. Салават батыр кебек булам, дигән иде, булды! Мин ил саклаган ул үстердем.
– Ничәсендә китте әле ул махсус хәрби операциягә?
– 2022 елның 29 сентябрендә яу кырына мобилизация белән юлланды. Запорожье ягында алыштылар. Укчылар гаскәрендә.
Еламыйм, дим дә ул, елата шул. Еламаска кирәк. Аны хәзер күз яшьләре белән генә кайтарып булмый.
Озатканда, моннан киткәндә үк бөтен командованиене үз кулына алып, автобуста ук барысын туплап, оештырып китте. Үзенең холкы шулай иде, оештыра белә иде.
Ата-аналарга Ходай сабырлык бирсен. Сугышлар бетсен, үзебез дә илебездә исән-сау яшик! Салаватым 2023 елның 21 маенда һәлак булды.
 
– Лилия апа, бу гөлне гелән Салаватныкы дип әйтәсең?
– Әйе, бу Салаватның гөле. Хатыны белән аерылышканнан соң алып кайткан иде. 26 сентябрь китәм дигән көне иде. Төшемә керде. Хәтта датасын хәтерлим.
– Әйткәндәй, 26 сентябрь Салават Юлаевның вафаты көне.
– Менә бит. Салават күпере кебек, ул бүләк иткән роза гөл сигез чәчәк аткан икән, дип күрәм төшемдә. Зур бәйләм булып утыра. Ышансаң да, ышанмасаң да сөйлим. Башта сугышка озаттым – сигез сәгать көттем. Шуннан сигез көн көттем. Сигез атна көттем. Сигез ай да сигез көн дигәндә балам мәрхүм булды...
Кайда алышка кергәнен күңелдән беләм. 11197нче полкның 3нче батальонына караган 12нче ротада 2нче взводта 3нче отделениедә яуга кергән Аксаров Салават Миңлебай улы, дип язылган бу кәгазьгә. Бу иң башта җибәрелгән урыны. Шуннан икенче җиргә күчерделәр. Миңа мәгълүматны җибәреп торды, әгәр югалсам, шушы жетон буенча эзләп табарга була, диде. Жетон эченә “кайгырма”, дип язып куйган.
– Салаватны күргәнем булмаса да, синең аша күргән кебекмен, Лилия апа...
– Аны бөтен кеше шулай, ди. Чөнки теремек, кешеләргә ярдәмчел булды. Һичкайчан мине кайгыртмаска тырышты. Һәрвакыт: “Все будет хорошо!” – дип язды. Изге күңелле иде. Ул булган җирдә тормыш кайный, эш тә бара, җыр да бар. Менә шундый кеше булды ул балакаем.
– Салаватның балалары бар, дигән идең?
– Әйе, улымның ике баласы калды. Кызы – Риана, улы – Вадим. Үзе һәрчак: “Әнием, мин югалсам да, минем 7нче буыным бар!”– дип әйтә иде. Дәвамым кала, дип куанды. Киткәндә дә әйтеп китте.
 
– Белгән кебек, үзе шундый сүзләр әйтеп киткән. Монда да эзләгез дип, искәрткән. Салаватны эзләмәдегез, дип беләм?
– Юк, аны шунда ук белделәр. Тик әйтү белән алып кайтып булмый торды, чөнки һәлак булганнарны бергә җыеп, бер төбәккә кайтаралар.
– Лилия апа, сиңа шулай бала чагыннан “Әнием” дип әйтә идеме ул? Аудиоларында гелән шулай мөрәҗәгать итә.
– Әйе, менә шундый үзе бертөрле кеше булды. Туган көн белән котлаганда да “Әнием!” дип сүз башлый торган иде.
– Салаватның шәхси әйберләре музейда да сакланамы?
– Күмертауда улыма 40 яшь тулган мәлләрдә Шәһәр көнендә стенд ачтылар. Анда булган материал тупланган. Позывное да язылган – “Бабай”. Иптәшләренә рәхмәт. Күмертаудан Руслан шалтыратып тора. Аның хакында җылы хатирәләре белән уртаклашалар. Күпләр аны сагына. Шуннан Туймазыдан Илнур исемле егетне дә шул бер вакытта алып кайттылар. Аның әниләре белән сөйләшеп торабыз. Күмертау халкына, хакимияткә бик рәхмәтлемен. Кайда да хөрмәт итеп торалар. Бәйләнешкә чыкмасам, борчылалар. Күршеләрем бик яхшы.
Уфада Ш. Ходайбирдинның йорт-музеенда да Салаватымның киеме саклана.
Салават һәлак булгач, ике күзем дә сукырайды. Күп операцияләр үткәрдем, табибларга рәхмәт, менә хәзер күрәм бит (елмая). Сиңа чәй ясап торам. Якты дөньяны күрү – зур бәхет. Балам миңа тегеннән ярдәм итә.

Лариса АБДУЛЛИНА әңгәмәләште.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас