+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

"Бер атнага да түзмәс дигәннәр иде..."

Уфадан шәфкать туташы алгы сызыкта бихисап СВО яугирләрен коткарган.

"Бер атнага да түзмәс дигәннәр иде...""Бер атнага да түзмәс дигәннәр иде..."
"Бер атнага да түзмәс дигәннәр иде..."

Алина Маннанова шәфкать туташы дипломы белән бергә хәрби билет алгач, берәр җирдә сугыш башланса, ул алгы сызыкка баручылар арасында булачак дигән карарга килә. Әлеге вәгъдәдән соң ун ел узгач махсус хәрби операция башлана. Һәм кыз, Луганск өлкәсенә сугышчыларның гомерләрен коткарырга китергә контракт төзи.

Рациядән «трехсотый» (яраланган) дип хәбәр итүгә, Алина Маннанова каска, автомат, бронежилет, медикаментлар тутырылган эвакуация рюкзагын алып, сугыш кырына юнәлә. Табиблар сугышчыларга беренче ярдәмне күрсәтә, аннары госпитальгә алып бара. Юл бер сәгать чамасы вакытны ала. Шул арада һәр секунд кадерле. Алина бик күп яудашларын коткара, алар аңа бүген дә рәхмәтле.

2024 елда Алинаның хезмәте тәмамлана, ул Уфага кайта. Бүген - Башкорт дәүләт медицина университеты каршындагы тактик медицина уку үзәге җитәкчесе. Алгы сызыкта алган тәҗрибәсе белән уртаклаша. Волонтерлар сафында һәм яугирләргә ярдәме булган һәр өлкәдә файдалы булырга тырыша.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас