+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

«Яугирләрнең гомере бездән тора»

«Лютый» позывнойлы сугышчы СВОда хезмәт итүе турында сөйләде.

«Яугирләрнең гомере бездән тора»«Яугирләрнең гомере бездән тора»
«Яугирләрнең гомере бездән тора»

Благовещен районыннан «Лютый» позывнойлы сугышчы махсус хәрби операция зонасында дрон пилоты булып хезмәт итүе турында сөйләде. Үзенең тарихы белән ул район хакимияте башлыгы Анна Карабанова белән очрашуда уртаклашкан.

Бедеева Поляна авылында туып-үскән егет махсус хәрби операция зонасына 2022 елда китә. Башта рядовой булып хезмәт итә, соңрак өлкән сержант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Штурм бүлекчәләрендә зур тәҗрибә туплагач, ул пилотсыз очу аппаратлары белән эшли башлый. Хәзер ул — төнге дрон пилоты.

— Разведка өчен без "Mavic" кулланабыз. Ә безнең егетләр FPV-дроннар белән дә эшли, алар арасында Уфадан килгән аппаратлар да бар. Бу “кошлар” бик ышанычлы. Разведкадан соң алар белән позицияләрдәге сугышчыларга азык-төлек илтәбез. Алар 2 килограммнан артык йөк күтәрә ала. Шулай ук снарядлар да ташыйлар, — дип сөйләгән «Лютый».

Аның сүзләренчә, пилотсыз аппаратлар бик тиз камилләшә. Бүген инде тавышсыз диярлек эшләүче дроннар күп, аларны күрү һәм тоткарлау авыррак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас