+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

“Күңелемдә бер кыл өзелде...”

СВО зонасында батырларча һәлак булган Венер Зартдиновның тормыш иптәше Гөлшат, чын хәрбиләрчә, авырлыкларны лаеклы үтәргә тырыша

“Күңелемдә бер кыл өзелде...”“Күңелемдә бер кыл өзелде...”
“Күңелемдә бер кыл өзелде...”
Гомерне агымсуга тиңлиләр. Ул да шулай бик тиз уза бит. Адәм баласы дөньяга килә, тиз арада үсеп буй җиткерә, дөнья кирәк-ярагын булдырып, балалар үстерә һәм... картлыгын каршы ала. Уйлап карасаң, өлкән яшькә җитеп, оныкларыңны сөю зур бәхет бит. Әйдә, гомер тиз узган сыман тоелсын, әмма син бу тормышта үз юлыңны салып калдырырга өлгергәнсең. Ә менә яшьләрнең тормыштан фаҗигале китүләре аяныч. Аеруча соңгы вакытта...

Әле төзелеш эшләре тәмам­ланмаган ихатаның капкасын ачып керүгә, Гөлшат каршыга чыкты.
— Бакчаны сөрдерергә өлгермәдем әле. Берничә көн Бөре шәһәренә кызым белән дәваханәгә йөрдек. Шушы көннәрдә бәрәңгене утыртырга кирәк. Ихатадагы үләннәрне дә чабарга кирәк. Авыл тормышы шулай инде ул. Берничә көн генә өйдә тормасаң да, эш бигрәк күп җыела, — дип минем белән өйгә атлады яшь хатын. — Өйне зурайткан идек, ишегалдын эшләп бетереп булмады әле. Быел җәй төзелеш эшләрен тәмамлап булмасмы, дигән идем.
Өстенә килешле алсу күлмәк кигән, бөдрәләнеп торган озын чәчләрен матур итеп җыеп куйган, зифа буйлы, бик чибәр бу яшь хатынның, чын-чынлап, тормышка гашыйк булып яшәве күренеп тора. “Ут чәчрәтеп торучы” диләр андыйлар турында.
Күтәрмәдән атлап менгәндә ихатаның икенче ягына да күз ташладым. Күптән түгел генә төзелгән мунча, аның янәшәсендә бизәкләп тимердән коелган беседка игътибарны җәлеп итте. Шуннан ерак та түгел машина тора.

— Гараж төзергә дә кирәк иде. Өлгереп булмый әле, — диде ул минем шушы техникага карап торуымны күргәч.
Гөлшатка ияреп яңа, заманча бизәлгән өйгә кердек. Тынлык... Чыннан да, ихатада язгы эшләр белән онытылып торсаң, өйдә һәрнәрсә биредәге югалтуны чагылдыра төсле.

— Мин 1990 елның 14 ноябрендә Ташкентта әти-әнинең өченче баласы булып туганмын. 90нчы елларның авырлыгын шул чор кешеләре яхшы аңлыйдыр. Миңа 1,5 яшь булганда әти-әни туган якларына — Балтач районының Шәвъяды авылына кайтып төпләнә. Бирегә кайткач, тагын ике туганым дөньяга килгән. Авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа дәүләт авиация техник университетына укырга кердем. Анда янгын хәвефсезлеге белгечлеге буенча укыдым. Озак та үтмәде, очрашып йөргән егетемә тормышка чыктым. Озакламый, гаилә­безне тулыландырып, кызыбыз Айсылу дөньяга килде. Тик безгә бергә булу язмаган, күрәсең. Кызыбызга 11 ай булганда ирем, дусты белән авариягә очрап, һәлак булды. Мин шулай яшь бала белән ялгызым калдым, — дип сүз башлады Гөлшат Зартдинова.

Язмыштан узмыш юк, диләр. Әле тормышта яхшылап үз урынын да тапмаган хатынга бала белән ялгыз калу икеләтә авыр булгандыр. Әмма нинди генә авырлыклар килсә дә, аннан соң җиңеллек булуын һәркайсыбыз белә. Гөлшат Рәис кызына да Аллаһ янә зур бәхет бүләк итә.
Зартдинов Венер Финат улы Тәтешле районында 1986 елның 21 апрелендә туган. Урындагы мәктәптән соң, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлый ул. Кулына диплом алгач, Себер якларына эшкә юллана.
— Ахирәтемнең туган көнендә урманга ял итәргә чыктык. Шунда Венер белән таныштык. Бик озак күңелемне яуларга тырышты. Миңа багышлап җырлар, шигырьләр иҗат итте. Бик матур итеп очрашып йөри башладык. Мин ул вакытта Нефтекамада яши идем. Бер еллап очрашканнан соң, никах укытып, мине Тәтешлегә алып кайтты.

Кызганычка каршы, яшь гаилә бәхетенә көнләшеп караучылар да җитәрлек була. Гөлшат икенчегә авырга калгач, араларына төрле сүзләр кертәләр. Яшь хатын Балтачка кайтып, өй төзи башлый.
— Айсылуны Венер үз баласы кебек кабул итте. Яратып туймый иде үзен. Хәтта без шулай аерым яшәгәндә дә “кызым, кызым” дип кенә торды. Бер-беребезне чынлап ярата идек без. Шуңа нинди генә авырлыклар күрсәк тә, бер-беребездән башка яши алмадык, — ди ул.
Махсус хәрби операция башлангач, илдә өлешчә мобилизация игълан ителде. Венер Финат улы да мобилизациягә эләгә.
— Повестка килү белән шунда ук кул куйган. Шуңа да без аны зурлап озатырга өлгермәдек. Гомумән, ул һәрвакыт туган җирен бик яратты. Тәтешледә ике катлы зур йорт төзеп, шунда безнең белән яшәргә теләгәнлеген әйтә иде. Чын патриот иде ул. Яшьләр күбрәк чит җирләргә чыгып китәргә тырыша бит, ә ул, киресенчә, туган ягында яшәргә теләде, — ди Гөлшат.
Чыннан да, тормышта нинди генә авырлыклар булса да, мәхәббәт һәрнәрсәне җиңә. Венер СВО зонасына киткәч тә Гөлшатка мөнәсә­бәтләрен рәсмиләштерергә кирәклеген әйтә. Шулай итеп, 2022 елның 14 ноябрендә (Гөлшатның туган көнендә) алар Ростов өлкәсенең Милмрово шәһәрендә ЗАГСка керәләр.

Ярты елга бер кыска вакытлы ялга кайтып йөри яугир. Ул вакытта да һәр минутын гаиләсе белән үткәрә Венер. Яңадан СВО зонасына юллангач, җае чыккан саен телефоннан шалтыратып тора.
СВО зонасында булганда төрле хәлләргә тарый Венер. Шулай да беркайчан зарланмас, авырлыкларны хатынына да, якыннарына да сөйләмәс була. “Заря” позывнойлы ир, аягы җәрәхәтләнеп, дәваханәдә ятып чыга. Әмма анда да ул шалтыраткан саен илен сакларга кирәклеге турында сөйли.
— Мобилизацияләнгәннәр контракт­чылар белән берлектә алгы сызыкка, штурмга китәргә тиеш иде. Ул көнне Венер, видеоэлемтәгә чыгып, минем белән дә, балалар белән дә озак итеп сөйләште. Күңеле сизенгән, күрәсең. 2024 ел иде бу. Кичен шулай сөйләштек тә, ул штурмга кереп китте. Шуннан хәбәрсез югалды. Ә 30 сентябрь көнне миңа аның һәлак булуы турында хәбәр килде. 27 сентябрь үлгән көне булып санала.
Венерның: “Гөлшат, сине дә, балаларны да бик яратам, сагынам. Минем әнием, туганнарым белән бергә яшәгез”, — дигән сүзләре гомерлеккә яшь хатынның күңелендә кала.

Венерны Тәтешле районының Ялгызнарат авылында җирлиләр. Хәрбине соңгы юлга озатырга бик күп кеше җыела. Аны һәркайсы якты йөзле, ярдәмчел, кечелекле, нечкә күңелле итеп искә ала.
— Ике ел үтте инде, һаман көтәм... Әле яңа гына булган кебек бу хәлләр, яралар бер дә төзәлми. Тәүдә ышанып булмады, хәзер дә кайтып керер төсле. Көн саен төшемә керә. Ул миңа һәрвакыт ярдәм итә сыман. Аны янымда тоям, — дип күз яшьләрен сөртә хатын.
Әтиләренең үлемен балалар да авыр кичерә. Бүген кызлары Айсылуга — 14, уллары Инсафка 10 яшь. Инсаф әтисенең фотосурәтләрен еш кына мәктәпкә алып бара. Дусларына әтисенең батырларча һәлак булуы турында сөйли.
— Балаларга әтиләренең кайтмаячагы турында үзем җайлап кына әйттем. Айсылу ни булганын шунда ук аңлады. Инсаф тәүдә аңлап җиткермәде. Аны күршеләргә керткән идек. Шунда өзгәләнеп елаган ул...

Әлеге темага сөйләшү Гөлшатка һаман да авыр... Аның тавышы калтыранды, күзләреннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде.
— Венер нечкә күңелле булса да, бик көчле кеше иде. Минем дә, бәлки, көчле характерлы булуым аны җәлеп иткәндер. Бирешмәскә тырышам. Хуҗалык эшләрен дә вакытында башкарырга кирәк, төзелешне дә тизрәк тәмамлыйсы килә. Ул минем сыктап утырганны яратмас иде. Күңел кичерешләрен бик тирәнгә салып, алга атларга тырышам. Балаларны үсте­рәсе бар бит. Әмма аның ниндидер бер энергетикасы җитми. Ул СВО зонасында булганда да безнең белән иде, ә менә үлгәч, күңелемдә ниндидер бер кыл өзелгән кебек булды. Бик авыр...
Киләсе елга Айсылу 9нчы сыйныфны тәмамлаячак. Аннары кыз язмышын медицина белән бәйләргә хыяллана. Ә Инсаф әлегә 3нче сыйныфны тәмамлый. Балалар әниләренә һәрвакыт ярдәм итә.

— Ярый балалар бар әле. Алар гына авыр уйлардан арындыра ала. Аларның мәшәкате бераз онытылып торырга ярдәм итә. Дөресен генә әйткәндә, әле ныклап кына куйган максатларым юк. Әмма киләчәктә үземнең бизнесымны булдырасым килә. Чәчәкләр кибете ачасым килә. Венер минем бу башлангычымны ике куллап хуплар иде. Бәлки, чыннан да, барып чыгар. Йортны сатып, чыгып китәсе дә килми. Венер белән булган вакытлар биредә узды, балаларның үскән нигезе шул. Әлбәттә, шәһәр фатирында яшәү җиңелрәктер. Ләкин миңа әлегә монда җиңелрәк, алдагысы — Ходай кулында, — ди ул.

Әйе, хатын белән ир бер-берсенә охшаш була, диләр. Хәрбинең тормыш иптәше дә, зарланып, тормыш авырлыклары турында сөйләргә яратмый. Күңеленнән генә елый ул... Ә йөзенә елмаю элә... Шулай булырга тиеш тә. Венерга сөйгәненең моңсулануын күрү авыр булыр иде.
Капка алдына озатырга чыккач та ягымлы итеп елмаеп, кул болгап калды Гөлшат. “Син булдырасың, Гөлшат. Берүк бирешмә!” – дигән теләкләр белән мин дә машинага утырып, юлга кузгалдым.

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас