+16 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый

Башкортстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүче кешеләрдән шалтыратулар урындагы халыктан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә килә.

Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлыйЯшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Яшьләр БПЛА операторы һөнәрен сайлый
Өстәвенә, гаризалар контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына хәтта төнлә дә килә.

Бу хакта «Башинформ» хәрби хәбәрчесенә сайлау пункты офицеры капитан Фәдис Солтанов хәбәр итте.


Фәдис Солтанов сүзләренчә, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр Башкортстанда булган СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары белән кызыксына. Алар белгечләрдән телефон аша җентекле җаваплар ала, ә аннары «Защитник» сайлап алу пунктына килә. Биредә аларны түләүсез яшәү, өч тапкыр туклану һәм, иң мөһиме, контракт хезмәтенә сайлап алу буенча чараларның тулы комплексы — медосмотр, юридик консультация, финанс һәм башка мәсьәләләр көтә. Монда алар соңгы этапны уза, һәм аларның нинди гаскәрләрдә хезмәт итә алачагы аңлашыла.

- Яшьләр гаскәрләргә пилотсыз системалар операторларын җыю белән кызыксына. Аларның дөньяга карашы ахыргача формалашмаган, шуңа күрә без аларга барлык актуаль мәгълүматны җиткерергә тырышабыз, барлык законлы аспектларны ачабыз: кайчан ул эштән китә ала, аңа нинди түләүләр һәм ташламалар каралган. Тулы аңлау бирәбез. Кешеләр СВО зонасында БПЛА операторлары булып хезмәт итәргә дигән соңгы карар кабул иткәч, алар белән безнең инструкторлар эшли. Әңгәмәләрдә, тестларда, практик дәресләрдә БПЛА операторына ярыймы-юкмы икәне ачыклана. Әгәр теге яки бу мәгълүматлар буенча туры килмәсә, техник өлешкә куябыз, әмма шулай ук пилотсыз системалар гаскәрләренә керә, — диде Фәдис Солтанов.

Хәзерге вакытта дрон операторы булып хезмәт итәргә теләүче ир-атларның яше арткан. Әгәр бер-ике ай элек пилотсыз системалар гаскәрләренә 20 яшьлек егетләр актив язылса, хәзер алар белән бергә өлкәнрәк егетләр дә килә.

- Хәзер яшь бераз артты, чөнки өлкән буын хезмәткә керү мәсьәләсе белән активрак кызыксына башлады. Без инде факт буенча эшлибез - кешенең физик һәм психологик әзерлек дәрәҗәсен, моториканы, заманча санлы җиһазларда эшләү сәләтен карыйбыз. Моңа бик зур игътибар бирәбез. Пилотсыз гаскәрләр бүгенге көндә Кораллы Көчләрдә иң элиталы гаскәрләрнең берсе булып санала. Шуңа күрә кешеләрнең БПЛА операторлары хезмәте мәсьәләсен өйрәнүләре һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзергә барулары гаҗәп түгел, — дип билгеләде Фәдис Солтанов.

Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.

БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас