+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Руханилар да алгы сызыкта

Салават Юлаев исемендәге Башкортстан батальоны хәрбиләре «Рахман йолдызы» мәчетендә йолалар үткәрә һәм догалар укый.

Руханилар да алгы сызыктаРуханилар да алгы сызыкта
Руханилар да алгы сызыкта

Бирегә Корбан гаете намазына мөселманнар гына түгел, православие динендәгеләр дә килгән. Вәгазьне Донецк, Луганск халык республикаларында һәм Запорожь өлкәсендә Русия Үзәк Диния нәзарәте бүлекчәләренең имам-хатыйбы укыган. Ул үзе үз вакытында ВДВ составында кайнар нокталарда хезмәт иткән. Демобилизациядән соң Уфага килеп, биредәге мәдрәсәләрнең берсендә укыган. Хәзер СВО зонасында сугышчыларның рухи остазы булып тора.

"Аллаһка юл һәркемнең үз юлы. Кемдер күңелсезлекләр аша килә, икенчеләре авырулар аша. Кемдер аңа дин кирәк дип санаганга, ул үзгәрә һәм башка кешегә әверелә. Мәчетләр, чиркәүләр, мөселманнар һәм православие динендәгеләр бу юнәлештә кулга-кул тотынышып эшли", - ди имам-хатыйб.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас