

Айдар Мәҗит улы тумышы белән Мәчетле авылыннан. Мобилизациягә кадәр ул "Янгантау"да армый-талмый хезмәт салган.
Бүген исә алгы сызыкта хәрби бурычын намус белән үти. Каһарман йөрәкле, батыр җанлы якташыбыз яу кырында күрсәткән батырлыклары Генерал Шәйморатов ордены һәм башка мәртәбәле хәрби бүләкләр белән билгеләнгән.
Күрешү, аралашу ахырында Айдар Исмәгыйлев хезмәттәшләренә даими гуманитар ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен дә ирештергән.
Фото: "Башинформ"