+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Бармаклар сизгер, ә реакция – тиз булырга тиеш..."

Благовещеннан БПЛА операторы үзенең хезмәте турында сөйләде.

"Бармаклар сизгер, ә реакция – тиз булырга тиеш...""Бармаклар сизгер, ә реакция – тиз булырга тиеш..."
"Бармаклар сизгер, ә реакция – тиз булырга тиеш..."

Моннан дүрт ел элек "Лютый" позывнойлы өлкән сержант үзенең тормышы ничек кискен үзгәрәчәген хәтта сизенми дә иде. Махсус хәрби операция зонасына ул өлешчә мобилизациянең беренче дулкыны белән эләккән. СВОга кадәр автомобильләр ремонты белән акча эшләгән. Бүген исә аның хезмәте идарә пульты белән нык бәйләнгән – ул дрон операторы.

Ә аның төп коралы - тынлык һәм төн. Беренче ике ел ярым хезмәтен "Лютый" 428нче мотоукчылар полкында хезмәт иткән, штурмнарга барган. Ләкин ул чакта да, тынлыкның сирәк минутларында да, ул пилотсыз очкычларны мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә тырышкан.

- Күнегүләр ясадым, үзем идарә итәргә өйрәнергә тырыштым. Командование тырышлыкны күреп, БПЛА операторына өйрәтү өчен махсус төркемгә сайлап алдылар. Уку җиңел бирелде, - ди яугир.

Балачакта, күп кенә малайлар кебек үк, ул "джойстиклы уенчыклар" яраткан. Тик биредә ялгышырга ярамый.

- Монда бармаклар сизгер, ә реакция – тиз булырга тиеш, - дип аңлата ул. - Иң авыры кыш көне. Бармаклар туңа, җайланманы сизми башлыйсың, күзләр киеренкелектән бик нык арый. Гомумән алганда, дроннар көндезге һәм төнге була. Мин төнге сәгатьтә эшлим. Төп бурыч - разведка, дошманны эзләү.

Хәзер дрон операторлары сафлары яшь егетләр белән тулылана башлаган. Тәҗрибәле сугышчыларга бу бераз тын алырга мөмкинлек бирә - сәламәтлекләрен төзәтергә һәм көчләрен ныгытырга вакыт килеп чыга. Алгы сызыкта бик озак тоткарланып торырга туры килә иде, ди яугир. Шушы еллар эчендә ул туган ягындагы госпитальләрдә ике тапкыр дәвалана. Махсус хәрби операция аның дөньяга карашын үзгәртә: гаиләңне, туганнарыңны, гади тынлыкны һәм тынычлыкны ныграк кадерли башлыйсың икән.

Батырлыгы һәм профессиональлеге өчен "Лютый" «За отвагу», "Суворов медале" белән бүләкләнгән, ә күптән түгел аңа «За боевые отличия» ведомство бүләген алган. Әмма төп бүләк - аның өендә, анда яугирне сабыр гына гаиләсе һәм балалары көтә.

Фото: blagpanorama.com

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас