“Исән-сау күрешергә насыйп булсын!” – махсус хәрби операциягә якын кешесен озаткан һәркем әнә шундый теләк белән яши бүген. Бу теләк – һәрберебезнең күңелендә. Сынмыйбыз, сыгылырга да җыенмыйбыз! Безнең гаиләне дә бу сынау читләтеп үтмәде: “Татарин” позывнойлы бертуган абыем Камил бүгенге көндә махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә.
Абыем турында сүз башлаганда күз алдыма бәхетле, самими балачагыбыз килеп баса. Ул 1979 елның 13 апрелендә Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылында туган. Фәрит Габделхәй улы һәм Әлфия Әнвәр кызының тырыш, өч балалы тату гаиләсендә тәүге бала ул. Абыем без – ике сеңлесе Илсөяр һәм Гөлназ өчен бәләкәйдән яклаучы һәм терәк булды, безне курчалап үстереште.
Малай кешегә, гадәттә, шуклык хас була, диләр. Әти-әнием сөйләвенчә, безнең абый, киресенчә, бик тыныч, тәртипле, ярдәмчел булды. “Эш бозу”, малай-шалай белән сугышу кебек эшләр аның өчен бөтенләй ят иде. Абыйга 6 яшь булганда гаиләбез белән әтиемнең туган авылы Куганакбашка – әтием үскән төп йортка күченеп кайттык. Аннан соң шушы нигездә кирпечтән зур өй салып кердек. Авыл җирендә, билгеле, эш җитәрлек: мал-туар, бакча кебек мәшәкатьләр. Абый гаиләдә бердәнбер ир бала булганлыктан, физик көч таләп иткән барлык эшләр күбесенчә аның иңнәренә төште һәм бу эшләрдә аңа тиңнәр булмады. Өй төзегән вакытта да ул, әле 12 генә яшьлек үсмер, авыр кирпечләр ташып ярдәмләште, кирәк чакта сыерын да сауды. Чөгендер, бәрәңге утау эшләрендәге ярдәмен инде әйтеп торасы да түгел. Аның уңганлыгы яшьтән килә, канына сеңгән.
“...Шулай тырышып өй салып ятабыз. Ул чакта бит чорма башына туфрак салу бар иде. Бу эшне башладык та, кунакка чакырулы булгач, өйдәге барлык эшләрне һәм сез, ике сеңлесен, абыегызга калдырып, шунда юлландык. Бу көнне кичен генә өйгә кайтып кердек. Кайтсак, “ду” китереп абыең күршедәге дус егетләре белән туфрак салып мәш килә. Без аңа кушып китмәгән идек тә бу эшне. Әле өй дә биек, өстәвенә, абыең түбәдә, калганнары астан чиләккә салып, бау белән биреп торалар. Ничек егылып төшмәгән дә, ничек көчләре җиткән?! Без кайтуга эшне тәмамлап тора иделәр. “Улым, нишләп түбәгә мендең? Ни эшләп туфрак салырга булдыгыз?” – дигән соравыма: “Сез әле кайчан кайтып җитәр идегез, кайчан бу эшне тәмамлар идегез – сюрприз булсын, дидем”, – дип җавап кайтарды”, – дип сөйләде әни абыйның яшьтән үк эшчән булуы турында хәтерләп.
Менә шулай, абыем яшьтән үк эш рәте белеп үсте, кушмаганны да үзе белеп эшләде. Яшь араларыбыз 6 ел булганлыктан, мин ул вакытларны бик ачык хәтерләмим. Ә менә абыйның 14-15 яшьлек чакларын яхшы беләм. Кызлар эше дип тормады – мин бәләкәйрәк чакта идәнен дә юышты, тәмле итеп коймагын, камыр ризыкларын да оста пешерде. Гомумән, санап үтсәң – аның яхшы сыйфатлары санап бетергесез, белмәгән эш төрләре дә юктыр. Мәктәптә өлкән сыйныфларда укыганда җәйге каникул вакытында колхозга салам эскертләүдә дә ярдәмләште.
Абый Куганакбаш урта мәктәбендә белем алды. Мәктәптә дә ул гел “бишле” билгеләренә генә укыды. Аеруча математика, физкультура дәресләрен яратты. Спортта бик актив булды. Мәктәп елларында бирелеп гер спорты белән мавыкты, район күләмендә узган ярышларда гел беренче урыннар яулап, бүләкләр алып кайтты. Йөгерү буенча да алдынгылардан булды. “Зарница” хәрби-патриотик уеннарында аны һәрчак үрнәк итеп куялар иде. Әйтерсең дә ул Ватан сакчысы, хәрби кеше булыр өчен туган. Хәрби кешеләрдә булган барлык кирәкле сыйфатлар абыемда туплангандыр, мөгаен. Ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, гаделлек, кыюлык, ярдәмчеллек, сабырлык һәм түземлелек, чыдамлык, яхшы физик әзерлек – болар абыема хас сыйфатларның беркадәре генә.
1996 елда абыем 11нче сыйныфны уңышлы гына тәмамлагач, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтына укырга керде.
Биредә укыганда да бер дә сынатмады. Мәктәп елларыннан ук спорт яратучы, авыл җирендә физик яктан чыныгып үскән егет монда да үзен тик яхшы яктан гына күрсәтте: 4 ел югары белем алып, һөнәр үзләштерде, армия тормышы белән казармада яшәде. Кырмыскалы районында хәрби ант кабул иткән чагында гаиләбез белән аны күрергә барганым истә. Йөзәрләгән хәрби киемдәге курсантлар арасыннан төс-кыяфәткә чибәр, буй-сыны төз, чын солдатларча басып торган якыныбызның ант бирүен күз дә алмыйча күзәтеп, чиксез горурлык хисләре кичергән мәлләребез бүгенгедәй хәтеребездә.
Өметле, тырыш курсантны институтта укытырга калырга да үгетләп карыйлар. Тик ул үзен укытучы итеп күрми, аның алган белемнәрен тизрәк яраткан һөнәрендә кулланасы, район халкының иминлеген, тынычлыгын тәэмин итү эшендә файдалы буласы килә.
1998 елда, укуын читтән торып дәвам итеп, ул туган районы Стәрлебашка кайтып, район эчке эшләр бүлегендә дознаватель булып хезмәт юлын башлый. 2001 елда кулына "Юриспруденция" белгечлеге буенча юрист дипломы ала. Билгеле, эчке эшләр органнарындагы хезмәт – катлаулы, авыр, җаваплы хезмәт. Ял да, бәйрәм дә юк. Тик абыем авырлыклардан, эштән курка торган кешеләрдән түгел. Сайлаган һөнәре буенча ул җиң сызганып эшкә тотына, җаваплылык, тырышлык күрсәтә. Арытаба тәфтишче, җинаятьчеләрне эзәрлекләү төркеме оперуполномоченные булып хезмәт сала ул.
Яшь кешенең шәһәрдә дә бәхетен сынап карыйсы килгәндер, мөгаен. Өч елга якын ул Уфаның Киров районы буенча хәрби һәм хезмәт әзерлеге идарәсендә инспектор, аннары шушы ук районның Эчке эшләр идарәсенең кинология хезмәте начальнигы вазыйфаларын башкарды. Тик күңеле белән туган җиреннән, туган районыннан аерыла алмады. Стәрлебаш районы эчке эшләр бүлегендә хезмәтен дәвам итте. Махсус хәрби операциягә киткәнче ун елдан артыграк Себер тарафларында юл хәрәкәте иминлеге буенча инженер вазыйфасында эшләде.
Эчке эшләр органнарында хезмәте дәверендә абыем ике тапкыр үзе теләк белдереп Чечняда яртышар еллык командировкаларда булды. Урындагы халыкның тынычлыгын, хокук тәртибен саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен ул “Җәмәгать тәртибен саклаудагы батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде.
2022 елның 24 февралендә Украина белән чиктәш территорияләрдә махсус хәрби операция башлангач, ватанпәрвәр, курку белмәс ир-егетләр илебез мәнфәгатьләрен, тынычлыкны якларга дип контракт төзеп, хәрби хезмәткә юлланды. Абыем да илебез иминлеге сагына басты. “Мин карарымнан кире кайтмыйм, мин анда барырга тиеш! Мин илебез сагына басарга тиеш!” – диде.
Шулай итеп, 2022 елның июль аеннан абыем контракт төзеп, махсус хәрби операция барган зонада хәрби бурычларны үти. Бүгенге көндә Русия Герое А. Доставалов исемендәге мотоукчылар батальонында штурмлау отделениесе командиры вазыйфасында хезмәт иткән абыем II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен”, Суворов, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнде. Аның кыска вакытлы ялларга кайтканын без бик зарыгып көтеп алабыз. Күпчелек хәрбиләргә, яугирләргә хас булганча, абыем да аз сүзле, мактану һәм масаю аның табигатендә бөтенләй юк. Барлык авырлыкларны ул чын ир-егетләрчә үтә, хәрби бурычларны җиренә җиткереп үти һәм шуңа күрә дә командирлар һәм хезмәттәшләре дә аны тирән хөрмәт итә. Әлбәттә, авылда, өйдә туганнар белән вакыт сизелми дә үтә, шулай да ул хәрби дусларына үзенең әлеге вакытта ныграк кирәклеген аңлап, тизрәк алар янына ашкына.
– Биредә без төрле милләт вәкилләре – татар, башкорт, урыс, чуваш, мордва, осетин һәм башкалар бер Җиңү рухы белән берләшеп, кулга-кул тотынышып, бердәм хезмәт итәбез. Киң күңелле халкыбыз берләшеп, безгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, төрле яклап ярдәм күрсәтә. Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов якташларга гуманитар йөкне шәхсән үзе озата, ә күңел җылысы белән әзерләгән күчтәнәчләр һәм яуда кирәкле әйберләр белән даими тәэмин итеп торалар. Барлык изге күңелле райондашларга, ярдәм кулы сузучы якташларга барлык яугирләр исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Халыкның һәр авылда, һәр җирдә, мәдәният йорты, китапханәләрдә маскировка челтәрләре үрүе, окоп шәмнәре ясавы, мәктәп балаларының, укытучылар, әти-әниләр, эшкуарлар, райондашларның берләшеп төрле ризыклар әзерләве – болар барысы да бик кыйммәтле һәм бик кирәкле эш-гамәлләр. Ул безнең халкыбызның нинди дәрәҗәдә бердәм булуын, илгә авырлыклар килгәндә таш-кыя булып басуын күрсәтә. Әлбәттә, мондый бердәмлекне, рух ныклыгын берәү дә җиңә, сындыра алмый. Шуңа күрә Җиңү, һичшиксез, безнең якта булачак!” – ди ватанпәрвәр күңелле абыем.
Гаиләсе, якыннарыннан аерылу җиңелләрдән булмаса да, хәрби хезмәт белән чыныккан абыем илебез иминлеген саклауның мөһимлеген аңлый, Җиңүгә лаеклы өлеш кертә. Ә инде туган авылы Стәрлебашта аны зарыгып һәм сагынып тормыш иптәше, җиңгәбез Айгөл, алма кебек ике кызы Карина һәм Алсу, әти-әниебез, без, сеңелләре һәм туганнары, дуслары көтә.
Абыем – безнең зур горурлыгыбыз, терәк-таянычыбыз. Шундый абыем булуы белән мин бик горурланам. Район үзәге Стәрлебашта үз тырышлыгы белән салган ике катлы өе дә аның кайтуын көтеп тора. Аллаһ боерса, бөтенләйгә Җиңү белән исән-сау кайтып, корган дөньясының игелеген күреп, балалар, оныклар шатлыгында пар канаты – җиңгәбез Айгөл белән бәхетле, озын гомер кичерергә насыйп итсен! Абыем кебек шундый кыю һәм ватанпәрвәр йөрәкле ир-егетләр булганда без тыныч тормышта олы ышаныч һәм зур максатлар белән яшибез һәм Җиңү дә озак көттермәс! Менә нәкъ шундый батырлар турында халыкта анты белән көчле бу егет, диләр дә инде!
Илсөяр Гайсина.