+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

“Илен саклау – һәр егетнең изге бурычы”

Иглин районыннан 9нчы сыйныф укучысы Никита Рудзинскас картәтиләренең, әтисенең данлыклы хәрби юлын дәвам итү уе белән яна

“Илен саклау – һәр егетнең изге бурычы”“Илен саклау – һәр егетнең изге бурычы”
“Илен саклау – һәр егетнең изге бурычы”
1812 елда Франция белән Русия империясе арасында сугыш башлана. Тарихка ул 1812 елдагы Ватан сугышы буларак кереп калган. Әлеге сугыш 12 июньдә башланып, 14 декабрьгә кадәр дәвам иткән. Сугышны император Наполеон башлаган. Шушы кыска гына вакыт эчендә 300 меңнән күбрәк Русия солдаты Ватанын яклап, башын салган.

Бу сугыш турында тагын ниләр беләбез соң? Дөресен әйтергә кирәк, без аны әллә кайчан булган вакыйга буларак кабул итәбез һәм китапларда язылганнардан чыгып кына беләбез. Чөнки без – бу сугышта катнашкан кешеләрне үз күзләребез белән күрмәдек, аларның сөйләгәннәрен үзләреннән ишетмәдек, аларның рухларын тоймадык.
Кызганычка каршы, 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннарыбыз сафы да көннән-көн сирәгәя. Бераздан алар да арабыздан китеп бетәчәк һәм әлеге сугыш турындагы тарих та китап, гәзит битләрендә генә торып калачак. Әйе, үзебез исән чакта бу сугышның никадәр явыз булуын балаларыбызга сөйләрбез, ә соңыннан?..
– Без тарихны онытырга тиеш түгел! Җиңү безгә зур сынаулар аша бирелгән. Русиядә Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. Без ата-бабаларыбызның батырлыгын мәңгеләштерергә тиеш, – ди бу җәһәттән Иглин районыннан 9нчы сыйныф укучысы Никита Рудзинскас.

Никита Алексович әлеге вакытта имтиханнар тапшырып йөри. Хыялы – колледжга укырга кереп, тизрәк эшли башлау.
Үсмер кечкенәдән гаиләсе тарихы, ата-бабаларының сугышта кылган батырлыклары белән кызыксынган.
– Әтисе тарих белән бик кызыксына. Моны ул балалары күңеленә дә салды. Ул аларга кечкенәдән ерак туганнары, аларның кем булулары турында сөйләп үстерде, – ди малайның әнисе.
– Минем гаиләм – зур илнең кечкенә күзәнәге, аның тарихында Русияне тетрәндергән күп кенә мөһим вакыйгалар чагыла. Туганнарым – Ватанны саклаучылар турында сөйләгәндә, мин аларның истәлеген хөрмәтләп кенә калмыйча, киләчәк буыннар тыныч тормыш нинди бәя белән яулануын белсеннәр һәм истә тотсыннар өчен тарихи хакыйкатьне саклауның мөһимлеген дә ассызыкларга телим. Минем гаилә тарихы Русия тарихы белән үрелеп бара. Һәм нәкъ менә шушы уртак тарихта, хәтернең шушы төеннәрендә иркен һәм тыныч тормышның чын кыйм­мәтен аңлыйсың, – ди Никита.

Бөек Ватан сугышына Иглин районыннан 15595 кеше алына, шуларның 58е – хатын-кызлар. 7753 сугышчы һәлак булган яки хәбәрсез югалган, 7835 хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында Никитаның бабалары да бар.
Бурцев Алексей Григорьевич 1908 елда туган. Ул – малайның картәтисенең әтисе. 1941 елда Ватанны сакларга чакыру ала. Беренче Байкал аръягы фронтының гвардия өлкән сержанты. Отделение командиры була. 1944 елның 31 мартында Псков өлкәсендә, Жеребцово авылы янында һәлак була. Туганнар кабер­легендә җир­ләнгән. “Ленинградны саклаган өчен” медале белән бүләкләнгән.

– Кызганычка каршы, бүген яу­гир­­ләрнең сугыштан язган хатларын, фронт фо­тография­ләрен табу авыр. Ә менә безнең гаиләдә алар бар. Бабамның 1943 елда хатынына һәм кызына салган истәлек­ле язулы ике фотосурәте саклана, – ди Никита.
Никитаның туганнан туган бабасы Копытов Леонид Григорьевич 1921 елда Охлебинино авылында туган һәм 1940 елның 18 декабрендә Иглин районы хәрби комиссариатыннан армиягә алынган. Балтыйк буе хәрби округының 378нче укчы полкында укчы взвод командиры булып хезмәт иткән. Гвардия сержанты. III дәрәҗә Дан һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән. 1944 елның 15 октябрендә Литвада һәлак була. Вишлсляй җирендә туганнар кабер­легендә җирләнгән.
– Сугышчылар соңгы сулышларына кадәр көрәшкән. Ул вакытта алар авырлыклар турында уйламаган да. Һәркем алга атлаган, чөнки аларның иңендә – Ватан, гаиләләре, якыннары иминлеге өчен җаваплылык. Минем бабаларым да яшь гомерләрен безнең киләчәгебез өчен биргән.

Копытов Виталий Георгиевич та – минем туганнан туган бабам, 1925 елда Охлебинино авылында туган. 1942 елда хәрби хезмәткә алына. Гвардия өлкән лейтенанты була. 35нче гвардия авиация полкында хезмәт итә. “Кызыл Йолдыз” һәм III дәрәҗә Дан орденнары, “Сугышчан казанышлары өчен”, “Кенигсбергны алган өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң 1980 елга кадәр газиз Ватанына тыныч тормышта хезмәт итә, – дип сүзен дәвам итә үсмер. – Минем бабам, Рудзинскас Иозас Иозавич, 1921 елның 18 августында Шяуляй өязендә туган. 1944 елның 14 июнендә сугышка алына. Шяуляй азат ителгәннән соң, 16нчы укчы дивизия, 249нчы укчы полк составында хезмәт итә. “Батырлык өчен” медале, III дәрәҗә Дан ордены белән бү­ләкләнә. Сугыштан соң Литвада, шулай ук Шяуляйда яшәгән. 1983 елның 15 апрелендә вафат булган. Сугыш фронтларында зур батырлыклар күрсәткән бабала­рымның каны ага бездә!

Картәнием ата-бабаларым турында бик күп истәлекләре белән бүлеште. Бер көнне иске фотогра­фияләрне барларга булдык. Шулар арасында саргаеп беткән, иске хат килеп чыкты. Язуны уку да мөмкин түгел иде. Мин шунда ук бу хатның әллә кайчан мәрхүм булган кеше кулыннан язылуын аңладым. Картәнием бу хатны таныды һәм аның фронттан килгән­леген әйтте. Тырыша торгач, берничә сүзен укый алдым. Бабам анда хатынына һәм кызына изге теләкләр юллаган һәм, һичшиксез, Җиңү белән исән кайтачагы турында язган. Ләкин ул фронттан кайта алмаган...
Әйткәндәй, Никита Рудзинскас сугышта катнашкан ата-бабалары турында фәнни эш тә башкарган. Үсмернең бу хезмәте республика күләмендә дә югары бәя алган.
Никитаның гаиләсенең фронт тарихы бүген дә дәвам итә. Илгә куркыныч тугач, аның әтисе Алексас Рудзинскас та кулына корал алып, Ватан сагына баскан. Махсус хәрби операция яугире, автомобиль водителе буларак, хәрби сугыш кирәк-яракларын алгы сызыкка китерүне тәэмин итә, хәрбинең 100 тоннадан артык сугыш кирәк-яраклары ташыганлыгы билгеле.
– Әтинең хәрби юлы да батырлыклар белән тулы. Засадага эләккән боеприпаслар белән тулы “Кам­АЗ”ны миномет уты астыннан чыгарган ул. Шулай ук әти транспортның хәрби бүлекчә­ләрен озата баручы һәм хезмәт күрсәтүче БТР йөртә. Шул рәвеш­ле күп тапкырлар сугышчыларның гомерен саклап калган ул, – ди Никита.
Алексас Рудзинскас Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән.
– Колледжны тәмамлагач, мотлак армиягә барачакмын! Чөнки һәр егет илен сакларга тиеш. Ә аннары инде югары белем алу турында да уйларга мөмкин. Сәясәтче булырга телим, – ди егет.
Никитаның әтисе Алкинода хезмәт иткән булган.

– Алексас хәрби булгач, аларны СВОның беренче көннәреннән үк фронтка алдылар. Никита – өлкән улыбыз, ул шунда ук эшне аңлап алды. Ә менә кече улыбыз Кирилл тәүге вакытта әтисен сагынып елый иде. Хәзер инде ул да барысын да аңлап кабул итә. Ирем белән мөмкин булган саен телефоннан аралашып торабыз. Елына ике тапкыр ике атнага кайтып китә. Инде бишенче ел шулай яшибез. Теләк бер – исән-имин Җиңү белән кайтып, безнең бе­лән бергә булсын иде, – ди Никитаның әнисе Галина Александровна.
Күрешкәч тә Никитаның өлкәннәрчә фикер йөртүенә, тарих белән кызыксынуына, илен яратуына сокланган идек. Чыннан да, үсмергә бүген гаиләдә төп ир-егет вазыйфаларын башкарырга туры килә. Әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе ул. Никита, чыннан да, яшьтәшләреннән күпкә аерыла. Шундый җитди фикерле, төпле акыллы үсмерләр киләчәктә ил сагына басачак. Шундый ватанпәрвәр ир-егетләр тәрбияләнүче гаиләләр бул­ганда илебез беркайчан да бернинди сынаулар алдында да бирешмәс!

Гөлия Гәрәева.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас