

Бүгенге заманны пилотсыз очу аппаратларыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Алар разведка алып бара, дошманның хәрәкәтен күзәтә, һөҗүмнәрне кисәтә һәм хәрбиләрнең гомерен сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә БПЛА операторлары хәзерге армиянең иң җаваплы белгечләре санала. Алар арасында Илеш районыннан – “Черный” позывнойлы яшь хәрби дә бар.
Югары Яркәй авылында туып-үскән егеткә әле 19 яшь кенә. Әмма ул инде армия хезмәтен үтәргә, контракт төзергә, махсус хәрби операциядә катнашырга өлгергән.
Гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән егет кечкенәдән җаваплылык хисе тоеп үсә. Әти-әнисенә йорт эшләрендә ярдәм итә, сеңелләре белән энеләренә күз-колак була. Мәктәп елларында компьютер технологияләре белән кызыксына, төрле уеннар уйный. Бигрәк тә игътибарлылык, тиз реакция һәм төгәллек таләп иткәннәренә өстенлек бирә. Шул ук вакытта спорт белән дә актив шөгыльләнә.
Югары Яркәйнең 4нче мәктәбен тәмамлагач, егет Башкорт аграр-технология колледжына укырга керә. Биредә ул гомум төзелеш эшләре остасы һөнәрен үзләштерә.
Үткән елның июнь аенда аны армия сафларына чакыралар. Хезмәтен Уссурийск шәһәрендә урнашкан зенит-ракета гаскәрләре частенда водитель булып башлый. Әмма күп тә үтми, Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи.
– Ил өчен катлаулы вакытта читтә калырга теләмәдем. Әлбәттә, башта борчылу да булды. Әмма бу карарны йөрәк кушуы дип кабул иттем, – дип искә ала ул.
Контракт төзегәннән соң егетне пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итәргә өйрәнергә җибәрәләр. Дондагы Ростов шәһәрендә өч ай дәвамында теория һәм практика дәресләре үтә. Полигоннарда төрле шартларда эшләү күнекмәләрен үзләштерә.
Белем алганнан соң ул ике ай дәвамында үзенең хәрби частенда башка солдатларны укыта. Шулай итеп, яшь кенә булуына карамастан, инструктор вазыйфасын да башкара.
Аның фикеренчә, пилотсыз системалар – хәрби эшнең киләчәге.
– БПЛА операторы техниканы яхшы белергә, тиз карар кабул итәргә һәм теләсә нинди шартларда эшләргә әзер булырга тиеш. Чөнки кайчак иптәшләреңнең иминлеге синең гамәлләргә бәйле, – ди ул.
Бүген “Черный” Запорожье юнәлешендә хезмәт итә. Ул зенит-ракета полкында бүлекчә командиры һәм БПЛА операторы вазыйфаларын башкара.
Аларның төп бурычы – һава киңлеген күзәтү, дошман дроннарын вакытында ачыклау һәм юк итү.
– Без тәүлек буе диярлек эшлибез, сменалап күзәтү алып барабыз. Һәр очыш зур җаваплылык таләп итә. Безнең максат – дошманның һөҗүм итүче дроннарын вакытында күреп алу һәм аларны юк итү, – ди хәрби.
ыйнвар аенда хәрби бурычлар башкарганда ул югары осталык күрсәтә. Нәтиҗәдә дошманның “Баба-Яга” төрендәге ике авыр гексакоптерын юк итә. Бүгенге көндә аның шәхси исәбендә – өч дошман дронын юк итү.
Күрсәткән батырлыгы һәм намуслы хезмәте өчен якташыбыз “Сугышчан батырлык өчен” һәм “СВОда катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.
Ә өйдә аны әнисе, энесе һәм сеңлесе Җиңү белән көтә!
Илеш районы.