

Алексей Сухоруков исемендәге “Башкортостан” полкы артиллерия батареясенең сугышчан машинасы командиры Динар Миһранов ялгызы гына дошман дроннарын юк иткән.
Хәрби бурычларның берсен үтәгәндә сержант Миһранов расчетына дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүм иткән. Сугышчан машина командиры ут позициясендә эшләвен дәвам иткән. Ул ялгызы гына 12 дронны бәреп төшергән һәм параллель рәвештә артиллерия уты белән пехотага булшып, расчет белән җитәкчелек иткән. Дошман атакасын өзгәннәр.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Динар Миһранов генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән һәм дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.
Фото: "Башинформ"