

Гаскәрләрнең яңа төрендә яугирләр дистанцион идарә итүнең һәм мәгълүматларны анализлауның
заманча технологияләрен үзләштерә, яңа пилотсыз платформаларны эшләүдә һәм тест үткәрүдә катнаша, БПЛАны программалаштыру, навигация һәм техник хезмәтләндерү буенча белем ала. Бу гаскәрләрдә хезмәт итүнең төп өстенлеге – БПЛА операторларына югары дәрәҗәдә хәвефсезлек тәэмин ителгән.
Республика Башлыгының хәрбиләр белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов яңа гаскәрләрне формалаштыру барышы турында сөйләде.
– Егетләр хезмәт итәргә теләп килә. Җәй ахырына барлык хәрби частьларны формалаштыру тулысынча тәмамланырга тиеш. Егетләрнең эше бик күп. Чынбарлык үзгәрде – хәзер хәрби бәрелешләр, нигездә, һавада бара. Шуңа күрә бурычларның зур өлеше нәкъ менә дрон операторлары иңнәренә ятты. 2022 елда без пилотсыз очкычлар белән эшләргә өйрәндек кенә, һәм ул вакытта ук республикадан БПЛА чаралары белән ярдәм күрсәтелде. Ләкин ул вакытта дроннар күбрәк разведка һәм күзәтү өчен кулланылды. 2023 ел ахырына үзәккә FPV-дроннар һәм дрон-камикадзелар чыкты. Алар сугыш хәрәкәтләре барышын тамырдан үзгәртте. Чөнки элек орудиеләрдән ату булса, хәзер күп дистәләрчә километр арада операторлар утыра – теге яктан да, безнең яктан да, һәм алар сугышчан эш алып бара, – диде Алик Камалетдинов.
Шулай ук, эксперт гаскәрләрнең яңа төренә сайлау критерийлары турында да сөйләде.
– Беренче чиратта, бу яшьләр – балачактан компьютерларда һәм компьютер уеннарында тәрбияләнгән егетләр. Аларның кул моторикасы башка, фикерләү рәвеше дә аерыла, реакцияләре тизрәк һәм яхшырак. Өстенлек шундый егетләргә бирелә. Әйтергә кирәк, югары уку йортларында яки колледжларда белем алган безнең егетләр үзләрен бик яхшы күрсәтә. Алар сугышчан бурычларны бик яхшы үтиләр, – диде ул.