

Башкортстан башлыгының Русия Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Йомагуҗин билгеләвенчә, бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларның да, тылдагы кешеләрнең дә максаты уртак – Ватанны саклау.
– Хәзер тыл төшенчәсе шартлы гына калды. Дошман ерак арага очучы дроннар һәм ракеталар куллана, тыныч халык зыян күрә. Шуңа күрә мөһим объектларны, йортларны, мәктәпләрне, балалар бакчаларын саклау аеруча әһәмиятле. Нәкъ менә шуның өчен «БАРС» отрядлары булдырыла, – диде ул.
Артур Йомагуҗин сүзләренчә, махсус хәрби операциядән яралану, яшь яисә башка сәбәпләр аркасында туган якка кайткан, әмма илне саклау эшенә өлеш кертергә теләгән тәҗрибәле сугышчылар отряд өчен аеруча кирәк.
– Бүген без – Оборона министрлыгы, «БАРС», Росгвардия, махсус хәрби операциядә катнашучылар, волонтерлар һәм гражданнар – барыбыз да бер йодрык булып эшләргә тиеш, – дип ассызыклады ул.
Белешмә:
«БАРС» («Илнең хәрби армия резервы») территориаль отряды Русия Федерациясенең мобилизация резервында торучы гражданнардан туплана. Резервистлар социаль әһәмияткә ия объектларны, ягулык-энергетика комплексы инфраструктурасын саклау һәм пилотсыз очу аппаратларына каршы көрәш бурычларын башкара.
Башкортстанда резервистларга ай саен җыеннардан тыш 2967 сумнан 7316 сумга кадәр, ә җыеннар вакытында хәрби дәрәҗәсе һәм вазифасына карап 24 720 сумнан 60 967 сумга кадәр түләнә.
Моннан тыш, агымдагыелның 29 маендагы Башкортстан Башлыгы Указы нигезендә, махсус җыеннар вакытында ягулык-энергетика комплексы объектларын саклауда катнашкан һәр хәрби хезмәткәргә республика бюджетыннан тәүлеккә 2000 сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
Резервистлар шулай ук төп эш урынындагы уртача айлык хезмәт хакын да ала.
Мобилизация резервында булу турында контракт төзегән гражданнар махсус хәрби операциягә җибәрелми. Алар үз төбәге территориясендә генә хезмәт бурычларын үти.
Контракт төзү мәсьәләләре буенча яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка яки 8-987-25-36-530 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102
Фото һәм оригиналь текст: mgazeta.com