+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Авыр яраланган хәрбиләргә өстәмә ярдәм чаралары каралган

Русия Президенты Владимир Путин «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды карамагындагы кешеләр исемлеген киңәйтү турындагы указга кул куйды. Хәзер фонд ярдәме тагын ике категориягә кагылачак.

Авыр яраланган хәрбиләргә өстәмә ярдәм чаралары каралганАвыр яраланган хәрбиләргә өстәмә ярдәм чаралары каралган
Авыр яраланган хәрбиләргә өстәмә ярдәм чаралары каралган

Алар – махсус хәрби операция барышында авыр яраланса да, хезмәтен дәвам иткән хәрби хезмәткәрләр һәм махсус хәрби операция зонасына янәшә территорияләрдә хәрби бурыч үтәгәндә инвалидлык алган сугыш ветераннары.

Хәзер алар спорт протезлары, махсус җайлаштырылган киемнәр, кул белән идарә ителә торган автомобильләр алачак, торакларын җайлаштыруда ярдәмгә өмет итә алачак, шулай ук «Ватанны саклаучылар кубогы» ярышларында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

– Авыр яралануга һәм инвалидлыкка карамастан, Русия Кораллы көчләре сафында хезмәтен дәвам итәргә карар кылган хәрбиләр – чын каһарманнар. Аларны кайгырту, игътибар үзәгендә тоту һәм актив тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр тудыру бик мөһим, – диде «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды җитәкчесе Анна Цивилева.

Фондның Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина госпитальләрдә яралылар белән даими очрашуын әйтте.
– Алар: «Егетләрне ташлап китә алмыйм», – диләр. Авыр яраланудан соң да хезмәткә кире кайтырга теләүчеләрнең нинди авыр сайлау алдында калуын яхшы беләм, – диде ул.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров фонд карамагындагы кешеләр исемлеген киңәйтүне гадел карар дип атады.
– Республика да үз чиратында каһарманнарыбызны һәм аларның якыннарын игътибар һәм кайгырту белән чорнап алачак. Мин алар безнең өчен иң кадерле кешеләр дип күп тапкырлар әйттем. Бу карашыбыз үзгәрешсез кала, – диде республика җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы Уфада Совет урамы, 13/15 һәм Миңһаҗев урамы, 107 адреслары буенча эшли.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Фото һәм оригиналь текст: mgazeta.com

Автор:Денис Таваев
Читайте нас