+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

СВО ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган

Аларны һәм гаиләләрен социаль яклау мәсьәләләре иң җитди игътибар үзәгендә.

СВО ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылганСВО ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган
СВО ветераннарының 75 проценты эшкә урнаштырылган

Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәтнең чираттагы утырышын үткәрде. Анда сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин гаиләне планлаштыру этабында нәселдән килгән авыруларга медицина тикшеренүе үткәрү турында доклад белән чыгыш ясады.

Андрей Назаров билгеләвенчә, быелдан башлап илнең бөтен территориясендә, шул исәптән Башкортстанда, эмбрионнарда генетик тайпылышларны ачыклау өчен тикшеренүләр комплексы кертелгән. Проектка Республика медицина-генетика үзәге кушылган, анда мотлак медицина страховкалавы кысаларында йөкле хатыннарга тестлар үткәрелә.

Башкортстанда өч ел эчендә 100 меңгә якын сабыйга тикшерү үткәрелгән. Аларның якынча 1,5 меңе югары хәвеф төркеменә кертелгән. 87 баланың диагнозы расланган. Эмбрионнарда генетик тайпылышны ачыклау программасы югары нәтиҗәлелек белән билгеләнә. Нәселдән һәм тумыштан килгән авыруларны диагностикалауның төп максаты – аларны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау, дәвалау һәм, иң мөһиме, кисәтү.

Арытаба социаль челтәрләрдә һәм башка ресурсларда халык мөрәҗәгатьләренә атналык мониторинг нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

1-7 июньдә “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасы һәм Кире элемтә платформасы 5838 хәбәр теркәгән. Бу аннан алдагы атнадагыдан 854кә күбрәк, узган елның шул чоры күрсәткече белән чагыштырганда 538кә күбрәк (5300).
Башкортстан Башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская хәбәр итүенчә, төзекләндерү темасы – беренче урында, барлыгы 1231 хәбәр. Республика халкын күбрәк үсентеләрне карап тоту, җәмәгать урыннарын чүп-чардан, яфраклардан чистарту, ихаталарны төзекләндерү, чокырларны ямау мәсьәләләре, балалар мәйданчыкларындагы җиһазлар торышы борчый. Барыннан да активрак Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре һәм Белорет районы кешеләре язган.
Утырышта катнашучылар мәдәният өлкәсен үстерү мәсьәләләре турында да фикер алышты. Премьер-министр хәбәр итүенчә, төбәктә 3,8 меңгә якын мәдәният учреждениесе бар, аларда 15 меңнән артык кеше эшли.

Тармакны алга таба үстерү юнәлешендәге эш турында мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов доклад белән чыгыш ясады. Узган елдан илдә “Гаилә” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. “Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү” дәүләт программасы проект максатларына ирешүгә юнәлтелгән.

Спикер белдерүенчә, тармакның берләштерелгән бюджеты быел 15,8 миллиард сум тәшкил итә, бу узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 3,3 процентка күбрәк. “Пушкин картасы” буенча дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләре 216 миллион 963 мең сум акча эшләгән.

– Агымдагы елда әлеге проект кысаларында Ишембай районының Кинҗәбулат авылында мәдәният йорты, Салават шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбе ачылачак. Ел ахырына кадәр тагын 4 объектны файдалануга тапшырырга һәм 29 мәдәният учреждениесен заманча җиһазлар белән тәэмин итәргә планлаштырабыз, моннан тыш 8 учреждение традицияләрне саклауга һәм пропагандалауга, халык иҗатын үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыра, – диде Фәнүр Шәйхисламов.
Утырышта, шулай ук, мәдәни мирас объектларын реставрацияләгәндә күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыру барышы каралды.

– Башкортстанда якынча 5,5 мең шундый объект урнашкан. Аларның 1,8 меңе – тарих һәм архитектура һәйкәлләре. Моннан тыш, 4 меңнән артык археологик мирас объекты исәпләнә. Объектларны саклау мөһим. Безнең бурыч – реставрация эшләре темпларын саклап, һәрбер һәйкәлне игътибар үзәгендә тотучы система төзү, – диде Андрей Назаров.

Утырышта СВОда катнашучыларны эшкә урнаштыру һәм аларны реабилитацияләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Андрей Назаров ассызыклавынча, махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштыру – мөһим бурычларның берсе. Бу – ил Президенты Владимир Путин йөкләмәсе.

– Бүген 4 меңгә якын махсус хәрби операциядә катнашучы өйләренә кайтты. Аларның һәр өченчесе – инвалид. Төбәк механизмы ярдәмендә инвалид сугышчылар тернәкләндерү үтүгә 52,5 мең сумлык сертификатлар ала, – диде Андрей Назаров.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль тормышка яраклаштыру максатында укыту сертификатлары да каралган.

Ел башыннан “Русия эше” кадрлар үзәкләренә СВОда катнашкан 600 яугир мөрәҗәгать иткән, 335 кеше эшкә урнаштырылган. Бүгенге көндә СВОда катнашкан дүрт меңгә якын кеше белән хезмәттәшлек урнаштырылган, аларның 2,9 меңе эшкә урнаштырылган, шул исәптән 653 ветеран үз эшен ачкан.

Исегезгә төшерәбез, пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итү турында барлык кызыксындырган сорауларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас