

Рациядән яңгыраган “Юлай” позывное аның өчен гади генә сүз түгел. Бу сүздә иң кадерле кешеләренең исемнәре яшеренгән.
...Юнир. Юлия. Алия. Айсаф. Юлай. Балтач районының Көмьязы авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз үзенә балаларының исемнәрен сыйдырган позывной сайлаган. Иң кечкенә улының исеме дә нәкъ шулай яңгырый.
Унбер айдан соң чираттагы кыска вакытлы ялга кайткан көнне аны туган йортында иң якын кешеләре каршы алды. Капка төбендә сабырсызланып көткән биш бала, тормыш иптәше Эльвина Малик кызы һәм туганнары өчен бу көн чын бәйрәмгә әверелде.
Якташыбыз Борай районының Яңа Тазлар авылында туып үсә. Мәктәптән соң тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, язмыш аны булачак тормыш иптәше Эльвина белән очраштыра. Бүген инде аларның иңгә-иң куеп яшәүләренә унбиш ел булып киткән.
Берникадәр вакыт Себер якларында яшәгәннән соң, Көмьязы авылына кайтып төпләнәләр. Биредә балалар үстерәләр, авыл тормышында актив катнашалар. Авылдашлары арасында да алар тырыш һәм тату гаилә булулары белән зур хөрмәт казанган.
Эльвина Малик кызы озак еллар Куйбышев исемендәге хуҗалыкта хезмәт куя. Гаилә башлыгы исә унбиш елдан артык “Сургутнефтегаз” җәмгыятендә вахта ысулы белән эшли.
– Эшемне дә, коллективымны да бик хөрмәт итәм. Хезмәттәшләрем һәрчак ярдәм итеп торалар. Җиңү белән исән-сау кайтып, тыныч хезмәтне дәвам итәргә уйлыйм, – ди ул.
Бу гаиләне районда күпләр белә. Алар әледән-әле мәдәни чараларда катнаша, иҗади бәйгеләрдә чыгыш ясый, балаларын хезмәт сөючән, җаваплы итеп үстерә. Быел гаилә “Үрнәкле башкорт гаиләсе” республика бәйгесенең зона этабында да җиңү яулады.
Хәрби хезмәткә “Юлай” 2024 елның ноябрендә контракт төзеп китә. Тиешле әзерлек үткәч, алгы сызыкка җибәрелә.
– Яңа елга кадәр диярлек элемтәгә чыга алмады. Һәр хәбәрне көтеп яшәдек. Борчылдык, әмма аның көчле рухлы булуын белә идек. Һәрчак уйлап эш итүе, авыр вакытта югалып калмавы ышаныч бирде, – дип искә ала тормыш иптәше.
Ире хәрби хезмәттә чакта йорттагы бөтен мәшәкать Эльвина Малик кызы иңнәрендә. Хуҗалыкны алып барырга әнисе ярдәм итә. Өлкәнрәк балалар да ярдәмләшә. Шулай итеп, гаилә әлеге сынауны бергәләп лаеклы үтә.
Бүген “Юлай” – пилотсыз очу аппаратлары өчен хәрби кирәк-яраклар әзерләү буенча тәҗрибәле белгечләрнең берсе. Подразделение белән бергә даими рәвештә хәрби бурычлар башкара.
Якташыбыз батырлык, җаваплылык һәм хәрби антка тугрылык үрнәге булып тора. Куелган бурычларны намус белән үтәгән өчен ул Жуков медале белән бүләкләнгән.
Фиргать НӘБИУЛЛИН.
Балтач районы.