

Кырмыскалы районы егете – “Абый” позывнойлы яугир махсус хәрби операциядә кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Аның какшамас ихтыяр һәм рух ныклыгы яудашларын да яңа җиңүләргә дәртләндерә.
“Абый” Прибельский авылында туып-үскән. Тату, эшсөяр һәм тырыш гаиләдә дүрт малай тәрбияләнә. Язмыш аларны кечкенәдән сыный, ләкин туганнар сынмый, сыгылмый. Булачак яугиргә ике яшь вакытта, әтисе бакыйлыкка күчә. Әниләре дүрт малайны җил-яңгыр тидерми, аларга киңәшче, ярдәмче булып берүзе тәрбияләп үстерә. Кызганычка каршы, егеткә 18 яшь тулгач, әнисе дә якты дөньяны калдыра. Гаилә өчен барлык җаваплылык өлкән абыйлары иңнәренә ята. Энеләре өчен ул әти дә, әни дә була, әле дә аларга һәрьяклап ярдәм итә. Энеләре аңа чиксез рәхмәтле.
“Абый” урындагы мәктәптә тырышып укый. Мәктәп елларында актив рәвештә спортка тартыла – милли көрәш белән шөгыльләнә, район һәм республика ярышларында катнашып, призлы урыннар яулый. Мәктәптән соң Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалына укырга кереп, автомеханик, водитель һәм эретеп-ябыштыручы белгечлекләрен ала.
Аннары армия сафларына алына – Екатеринбург шәһәрендә, мотоукчылар частенда хезмәт итә. Хәрби ант кабул иткәннән соң, аларны Клинцы шәһәренә җибәрәләр. Якашыбыз анда да сынатмый – аңа кече сержант званиесе бирелә һәм ул взвод командиры урынбасары итеп билгеләнә. Хәрби бурычын намус белән үтәп, егет туган авылына кайта. Бер ел электриклар әзерләү курсларында укып, Уфа шәһәрендәге заводларның берсендә хезмәт сала, “Башкирэнерго” җәмгыятендә эшли.
Махсус хәрби операция башлангач, ул “Ням-ням”, “Фирс”, “Кемл” һәм “Борода” позывнойлы хәрби дуслары белән илебез сагына баса. Егетләр хәрби әзерлекне Саратов шәһәрендә үтә һәм октябрь урталарында аларны алгы сызыкка җибәрәләр. Якташыбызны взвод командиры урынбасары итеп тәгаенлиләр.
– Дусларым белән бер ел гына хезмәт итеп өлгердем, иңне-иңгә куеп көрәштек. Соңрак безне төрле бүлекчәләргә күчерделәр, элемтәдә торабыз. Үземнең взводта да тугры дусларымны таптым. Шуларның берсе – “Ибн” позывнойлы яугир белән без Запорожье юнәлешендә хезмәт иткән идек, – ди яугир.
Ике ел взвод командиры урынбасары вазыйфасында хезмәт иткәннән соң, “Абый”ны пилотсыз системалар гаскәрләре бүлекчәсе командиры итеп тәгаенлиләр. Махсус хәрби операция зонасында ул БПЛА операторына укый, җир өсте системалары идарәсе операторы һәм инструктор була. Бүген инде, хәрби коптерлар белән камил дәрәҗәдә идарә итүче “Абый” позывнойлы бүлекчә командиры, хезмәттәшләрен махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очкычлар белән эш итәргә өйрәтә. БПЛА операторлары разведка һәм күзәтү, дошманнарның позицияләре турында белешмә җыю, һөҗүм итү кебек хәрби бурычларны башкара. Яугир билгеләвенчә, алгы сызыкта дроннар белән эш итә белүчеләргә ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Намуслы хезмәте һәм батырлыгы өчен якташыбыз Шәйморатов, II дәрәҗә “Хәрби батырлык” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән. Ул шулай ук хәрби комиссариатның Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән билгеләнгән.
“Абый” гаиләле. Күптән түгел генә ул кыска вакытлы ялда булды – гаиләсе, якыннары янында көч туплап, янә хәрби иптәшләре янына юлланды.
Арытаба да намус белән хезмәт ит һәм Җиңү белән әйләнеп кайт, кыю яугир!