+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Салаватта «Ватан геройлары» үзәге ачылды

Бүген Салават шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче «Ватан геройлары» муниципаль үзәге ачылды. Тантаналы чарада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина катнашты.  

Салаватта «Ватан геройлары» үзәге ачылдыСалаватта «Ватан геройлары» үзәге ачылды
Салаватта «Ватан геройлары» үзәге ачылды

Чараны шәһәр хакимияте башлыгы Марат Заһидуллин ачты. Анда шулай ук Башкортстан Хөкүмәтенең республикадан махсус хәрби операция ветераннарына, анда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм мәсьәләләре буенча департаменты җитәкчесе Айдар Шаяхмәтов, махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдиков та булды.

Яңа үзәктә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторлары кабинеты эшләячәк. Бу ветераннарга һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү мөмкинлеген киңәйтәчәк.

Үзәкне ачу Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча гамәлгә ашырылды.

– Республика шәһәрләре һәм районнарында мондый үзәкләр ачу – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүнең бердәм системасын булдырудагы мөһим адым. Без ветераннар һәм аларның гаиләләре кирәкле ярдәмне үз муниципалитетларында ук ала алсын өчен комплекслы эш алып барабыз. Салават та шундый мөмкинлекләр тудырылган шәһәрләрнең берсе булды, – диде Гөлнур Колсарина.

Үзәк күп функцияле мәйданчык булачак. Биредә махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең җирле бүлеге эшләячәк, волонтерлар штабы оештырылачак, музей, психологик ярдәм һәм ял бүлмәләре ачылачак. Конференцияләр залы очрашулар, семинарлар һәм башка чаралар үткәрү өчен файдаланылачак.

«Ватан каһарманнары» үзәге Салават шәһәре, Ленин урамы, 25 адресы буенча урнашкан. Ул эш көннәрендә сәгать 9.00дән 18.00гә кадәр эшли.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: https://max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас