Төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер ташлама һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә генә түгел, СВОда катнашучы яки катнашкан сугышчыларның гаилә әгъзаларына да кагыла.
Ведомствода аңлатуларынча, СВОда катнашучының ире яки хатыны һәм балалары (балигъ булмаганнар, 18 яшькә кадәр инвалидлык алганнар, яки 23 яшькә көндезге бүлектә белем алучы студентлар) бушлай йөрү хокукына ия. Моннан тыш, ташлама хәрби хезмәткәрне тәрбияләгән ата-аналарга, уллыкка алучыларга, шулай ук хезмәткә яраксыз яшьтәге бабайларга, әбиләргә, үги әтиләргә һәм үги аналарга кагыла, әмма сугышчының хатыны һәм балигъ булмаган балалары булмаган очракта гына.
СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү тәртибен җайга салучы республика норматив-хокукый актларына тиешле үзгәрешләр кертелде.
Ташламадан файдалану өчен транспорт чарасын махсус реестрга кертергә кирәк. Мөрәҗәгать итүче автомобильнең хуҗасы, Русия гражданы булырга һәм Башкортстанда даими яки вакытлыча теркәлергә тиеш. Шулай ук машина республикада теркәлергә, таксида кулланылмаска, юридик затка яки шәхси эшкуарга рәсмиләштерелмәскә тиеш.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки МФЦ офисларында бирергә мөмкин.