+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”

Алгы сызыкка юлланган яугирнең хәләленә әйткән соңгы сүзләре шул була.

“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”
“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”

 

“Батыр яуда сынала”, дип юкка әйтмәгән халык. Моны Бөек Ватан сугышында безнең бабаларыбыз, махсус хәрби операциядә замандаш ир-егетләребез исбат итте. Соңгы елларда арабызда күпме батыр йөрәкле, ватанпәрвәр рухлы көчле затларыбыз барлыгын ачыкладык. Бүгенге язмабыз шундыйларның берсе – Фәнзил Миһранов турында. Үткән елның апрелендә алгы сызыкта һәлак булган яугир хакында аның әнисе Рена Юнир кызы белән сөйләштек.

Күзләре яшьләнеп, сүзне нидән башларга белми торган ханымнан яшьлеген, Фәнзилнең әтисе белән танышкан вакытларын искә төшерүен сорадым.
Медицина училищесында белем алып, гомерен изге һөнәргә багышларга җыенган Уфа кызы Рена бер матур көнне дус кызы белән Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылына кунакка кайта. Нәкъ шушы авылда ул булачак хәләлен очрата. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, чая егет Фәһим кызны бер күрүдән әсир итә. Бераз дуслашып йөргәннән соң, яшьләр озакка сузмыйча, чәчләрен чәчкә бәйләп, уртак тормыш башлап җибәрә.


1991 елның май аенда, дөнья яшеллеккә төренгән искиткеч матур көндә аларның беренче сөю җимешләре – Фәнзил дөньяга килә. Яшь әти-әнигә, аларның барлык туганнарына зур сөенеч була ул. Өстәвенә, бу бала Миһрановлар нәселендә беренче малай-онык була.
– Кечкенәдән үк бик шук, актив булды. Нинди генә сәләте юк иде! Балалар бакчасыннан ук барлык чараларда җырлады, биеде, алып баручы булды, – дип искә ала Рена Юнир кызы. – Кайнап яшәде, хәтта, ничектер ашыгып та кебек...


Мәктәптә яхшы укый Фәнзил, олимпиадаларда катнаша, йөзү белән шөгыльләнә, музыка ярата, музыкаль чараларда чыгыш ясый. Буш вакытында хәтта кулинария серләрен дә үзләштерә.
Мәктәптән соң колледжда укып, “автомеханик”, “электрон исәп техникасы операторы” һөнәрләрен ала.
– Фәнзил бик ярдәмчел булды. Ялларда нәнәсе белән картәтисе янына кайтып йөрде, аларга барлык эштә булышты, бер эштән дә курыкмады. Җәй саен печән чапты, – ди Рена ханым. – Әтисенең уң кулы булды. Бергәләп йорт салдылар...


Иртә өйләнә егет, 20 яшендә үк. Кырмыскалы районының Атҗитәр авылында туып-үскән, колледжда белем алучы Айгөл Әхмәдуллина белән алар Уфада таныша. Бер-берсен өзелеп сөйгән тырыш яшьләр үз көчләре белән ипотекага фатир сатып ала, бер-бер артлы өч балага гомер бүләк итә. 2013 елда кызлары Зарина, 2017 елда Риана дөньяга килә. Ә 2022 елның ноябре яшь гаиләгә көтеп алынган шатлык – уллары Исламны бүләк итә.
Әнисе әйтүенчә, Фәнзил бәләкәйдән үк армиягә бару, Ватанга хезмәт итү турында хыяллана. Ләкин күрү сәләте бик яхшы булмау сәбәпле, яшьтән үк бу хыялы тормышка аша алмый. Махсус хәрби операция башлангач та, ул илебезне якларга теләк белдерә. Теләгенә үткән елның язында ирешә. Алгы сызыкка юллана. Миналар белән эшләүче булып.


– Хәтеремдә, 31 мартта Фәнзилләрне гаиләсе белән чәйгә дәштем. Ул мине шаккатырды. “Мин иртәгә китәм, әни...” ди. Коелеп төштем... – Рена Юнир кызы күз яшьләренә ирек бирде. – 1 апрельдә китте... 2 майда 34 яше туларга тиеш иде. Киткәндә хатынына туган көнендә Коръән укытырга кушты. Сизенгәндер инде балам...
Хәрби дуслары сөйләвенчә, Фәнзил укулар барышында ук үзен бик лаеклы күрсәтә. Бер хезмәттәше мотоциклда егылып җәрәхәтләнгәч, туктап, аны госпитальгә илтә.
Хәрби операция барышында да ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Бер иптәше дроннар атакасы барышында каза күргәч, аны коткару хәстәрен күрә. Хезмәттәшен ышык урынга алып барып урнаштыра, куаклар арасына яшерә, соңыннан гына хәрби биремне үтәргә китә. Ләкин үзен саклый алмый батыр егет...


2025 елның 24 апрелендә һәлак була Фәнзил. Августта кайтарып, җирлиләр.
– Төшегезгә керәме? – дип сорарга батырчылык итәм.
– Керми буламы соң... Кичтән дә аны уйлап ятам. Уянгач та... Бу язлар, җәйләр улымнан башка килде... Их, улым исән булса, бәрәңге утыртышыр иде, дип искә төшердем беркөн. Уйламаган, искә алмаган көнебез юк. Әтисенә бигрәк авыр, – дип күзләрен сөртә хәсрәтле әни.


Күңел юанычы – Миһрановларның тагын ике балалары бар. Мәрхүм Фәнзилнең сеңлесе Регинага 34 яшь, ә энесе Артурга 15 кенә әле. Рена ханым әйтүенчә, алар да абыйларын бик юксына, йөрәк яралары әле дә сыкрый.
Юксынмаслык булмый шул Фәнзил. Ачык күңелле, тормышны яратучы, һәрчак елмаеп торучы, хезмәт сөючән, актив, ярдәмчел. Игелекле ул, соклангыч абый, сабыйларын һәм хатынын өзелеп сөюче әти, сөйгән яр...


Рена Миһранова 20 елдан артык гомерен медицинага багышлаган. Бүген ул Республика физиопульпонология үзәгендә шәфкать туташы булып эшли, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзында тора. Мин аның турында нәкъ үзәкнең профсоюз оешмасының социаль челтәрдәге битендә укып белдем. Алар хезмәттәшләренең алгы сызыкта һәлак булган уллары турында үзәккә үтәрлек пост урнаштырган.
“...Фәнзил кебек батыр кешеләр аркасында тынычлыкта яшәвебезне истә тотарга тиешбез. Ул Тарихта үз эзен калдырды, тынычлыгыбыз хакына үзен корбан итте. Хөрмәтле Рена Юнир кызы! Сез чын Кеше тәрбияләгәнсез. Вөҗданлы һәм кыю кеше. Ватан үзенең улын онытмаячак! Без үз героебызны онытмаячакбыз! Якты хәтер һәм мәңгелек дан аңа!” – дип язганнар Республика физиопульмонология үзәгенең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының социаль челтәрдәге битендә.


Русия сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан оешмасында билгеләүләренчә, республикабыздагы һәр медицина оешмасындагы профсоюз даими рәвештә махсус хәрби операциядәге хезмәттәшләренә гуманитар ярдәм җибәреп тора, аларның туганнарына, якыннары алгы сызыкта булган хезмәттәшләренә ярдәмләшә.
– Җиңү килсен иде тизрәк. Әтисез үсмәсен иде балалар... – ди Рена Юнир кызы.
Сабырлык телик анага.

 

 

“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”
“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”
“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”
“Туган көнемдә Коръән укытырсың...”
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас