+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Ватан өчен гомерен дә кызганмады

Кадерлебез Винер Бикмурзин һәрвакыт батырлык үрнәге булды

Ватан өчен гомерен дә кызганмадыВатан өчен гомерен дә кызганмады
Ватан өчен гомерен дә кызганмады
Мин Кушнаренко районының Карача-Елга авылында яшәүче Зәбирә Бикмурзина булам. Язмамны улым Бикмурзин Винер Рәшит улына багышлыйм. Өлкән балам, багалмам, туган йортыңнан чыгып киткәнеңә дә ике ел булып китте. Шушы вакыт эчендә сине көтүдән туктамадык. Табутың кайтса да, күңелебез һаман да ышанмый. Әйе, бу ике елда синең хакта ниләр генә уйламадым да, борчулы төннәрдә нинди генә хыял төшләре күрмәдем. Көннәр узуына карамастан, сагындырып кайтып керерсең кебек тоела.

Елга башына барыйммы,
Чәчәк баллары алыйммы?
Сагыну-сагышларымны,
Аккан суга салыйммы?
Менә, бәбкәем, Чик сакчысы көне дә үтеп китте. Ә син бу көн җитә башласа, өч ел буе хезмәт итеп, старшина званиесе алып кайткан киемнәреңне әзерли идең. Быел мин аны саклык белән алып, күз яшьләрем аша сыпырып, яңадан урынына элдем. 2024 елның май аенда син кайттың да: “Әни, мин СВОга китәм”, – дидең. Ә мин туктый алмыйча елыйм. Син, бәбкәем, юатасың. “Мин кайтырмын, Таҗикстанда өч елга якын сугышып, исән-сау әйләнеп кайттым бит. Монысыннан да, Аллаһы боерса, кайтырмын”, – дидең. Синең кайтуыңны көтеп өченче ел китте...
Кайтмасыңны белсәм дә, һаман да яшьле күзләремне төбәп көтәм әле, һаман көтәм. Балам, балакаем, йөрәгең, намусың кушуы буенча авылы­бызның беренче бөркете, лачыны булып, кулыңа корал алдың, рота командиры сыйфатында сафка бастың.
Илебез, Ватаныбыз сине онытмый! Батырлык ордены герой итте, Оборона министрлыгы бүләкләре килеп тора. Аллаһка шөкер, район, Карача-Елга авыл биләмәсе хакимияте, мәктәп, синең батырлыгыңны искә алып, хәл белешеп торалар. Гомерләр агымсу кебек ага. Быел сиңа бары илле өч яшь тулыр иде. Аллаһы Тәгалә яхшы, изге кешеләрне үз янына тизрәк алырмын, дигән шул...

Улым, син киң күңелле
идең,
Кояшыбыз сүнде,
кинәт сүрелде.
Әллә үзең кайнар нурлар
белән
Җылытучы кояш идеңме?
Бүген сине искә алабыз,
дибез.
Истән чыккан минут
бармыни?!
Нигә шулай иртә
китеп бардың,
Бу дөньялар булды
тармыни?

Балам! Урының – оҗмах түрләрендә, караңгы гүрләрең – якты, нурлы, тар каберләрең – киң, авыр туфракларың җиңел булсын. Яхшылыкларыңны Ходай Тәгалә гамәл дәфтәреңә язсын! Сиңа атап укыган догаларым, укыткан Коръәннәребез, биргән сәдакаларыбыз изге рухыңа барып ирешсен иде! Сине сагынабыз, искә алабыз.
Язмамны йомгаклап, шуны әйтәм, сугышлар тизрәк бетсен, Җиңү килсен! Ата-аналар, балалар ятим калмасын. Күз яшьләре таммасын. Илебезгә кабаттан шатлыклы тыныч тормыш кайтсын иде, ИншәАллаһ.
Сине өзелеп яратучы әниең, Эльза-Иршат, Гөлшат-Илдар, Ришат-Гүзәл, Динислам, Әмир, Дарина, Дамир һәм туганнар.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас