

СВО зонасына киткәнче ул Себердә эшләгән. Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкортстан батальонына ирекле хезмәткәрләрне җыя башлагач, ул ике дә уйламыйча яугирләр сафына басарга карар итә. Үткән елның июнендә Ырынбур өлкәсенең Тоцк лагерендә хәрби әзерлек үтә һәм махсус хәрби операция зонасына юллана.
“Танып” 8нче сыйныфка кадәр туган авылында укый, 9нчы сыйныфны Югары Карышта тәмамлый. Алга таба Уфа шәһәрендәге автотранспорт колледжында белем ала. Улан-Удэ шәһәрендә автомобиль гаскәрләрендә Ватан алдындагы хәрби бурычын үти. Армиядән кайткач, арытаба хәрби хезмәтен дәвам итү турында туганнары белән киңәшләшә, гаиләсе каршы килми.
Шулай итеп, “Танып” башта контракт буенча Екатеринбург шәһәрендә мотоукчылар гаскәрләрендә – отделение командиры булып өч ел, аннары ике ел Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә танк гаскәрләрендә хезмәт итә.
Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул генерал Шәйморатов ордены, “Георгий Жуков”, “Суворов”, шулай ук I һәм II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан генерал Шәйморатов медален алган. Хезмәтен прапорщик званиесендә башласа, хәзер инде ул – лейтенант.
Кыска вакытлы ялга кайтканда яугир күбрәк гаиләсе янында булырга тырыша, районның мәдәни һәм иҗтимагый тормышында да актив катнаша: район хакимиятендә була, гуманитар йөк җыюга үз өлешен кертә, мәктәп укучылары белән очраша, Мәдәният сараенда узган мәдәни чараларга чакырыла.
Укучылар, педагоглар өчен заман герое белән очрашу һәм аралашу – һәрвакыт истәлекле вакыйга. Балалар хәрби тормыш турында кызыксынып тыңлый, сораулар бирә. Яугир, үз чиратында, балаларны чын патриотлар булып үсәргә, бернәрсәдән дә курыкмаска, бер-берсенә ярдәм итәргә чакыра.
– Хезмәт итү авыр, җиңел дип әйтеп булмый. Бу беркем өчен дә сер түгел. Шуңа да без хезмәттәшләребез белән бер гаиләдәй бердәм һәм тату. Бер-беребезгә ярдәм кулы сузып, бердәм булып хәрби бурычларны үтибез. Форсаттан файдаланып, барлык район халкына, җитәкчеләргә яугирләр исеменнән зур рәхмәт әйтәсем килә. Туган җирдән килгән посылкалар, хатлар авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, – ди “Танып”.
Ә былтыр җәен “Танып” һәм аның тормыш иптәше Нурия рәсми рәвештә никахларын теркәде. Районда тагын бер яшь гаилә барлыкка килүе турында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев зур сөенеч белән белдерде.
Никах тантанасында Илгиз Әхвәс улы яшь парларны котлап, аларга бәхетле гаилә тормышы теләде.
“Яшь парларның бәхетле йөзләрен күрү – һәрвакыт шатлык. Аларның гаилә учагы сүнмәсен, барлык туганнарына һәм якыннарына җылылык бирсен. Безнең районда ныклы гаиләләр күбрәк булсын, балалар күбрәк тусын, чөнки алар – безнең районның, республикабызның киләчәге”, – дип язды социаль челтәрләрдә Илгиз Субушев.
“Танып”ка Җиңү белән туган ягына исән-имин кайтуын теләп калабыз. Каһарманлык күрсәтүче мондый егетләребез бик күпләргә үрнәк булып тора.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге заман хәрби технологияләре бик тиз үсешә. Әгәр элек сугыш кырында төп рольне танклар, артиллерия һәм авиация уйнаса, бүген пилотсыз очу аппаратлары аеруча мөһим урын били.
Алар разведка алып бара, хәрби техника һәм тере көч турында мәгълүмат җыя, элемтәне тәэмин итә, башка мөһим бурычларны үти. Шуңа бәйле Русия Кораллы Көчләрендә яңа юнәлеш – пилотсыз системалар гаскәрләре формалаша. Башкортстанда да бу юнәлеш буенча контракт хезмәтенә кандидатлар җыю дәвам итә. Республика халкы өчен бу – заманча технологияләр белән эшләү, яңа һөнәр үзләштерү һәм Ватанга хезмәт итү мөмкинлеге.
Нинди гаскәрләр турында сүз бара?
Пилотсыз системалар гаскәрләре – хәрби хезмәтнең иң заманча һәм перспективалы юнәлешләренең берсе. Аларның төп бурычы – төрле типтагы пилотсыз очу аппаратларына идарә итү, аларны көйләү, хезмәтләндерү һәм хәрби бурычларны үтәгәндә нәтиҗәле файдалану.
Бүгенге көндә пилотсыз аппаратлар фронт сызыгын күзәтү, дошман позицияләрен ачыклау, артиллерия утын төгәлләштерү, йөкләр китерү һәм башка бик күп бурычларны үти. Шуңа күрә мондый белгечләргә ихтыяҗ елдан-ел арта бара.
Хәрби экспертлар фикеренчә, XXI гасыр армиясен пилотсыз технологияләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Алар сугыш алып бару алымнарын үзгәртә һәм кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә.
Кемнәр хезмәт итә ала?
Контракт хезмәтенә 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар кабул ителә. Кайбер белгечлекләр буенча яшь чиге 35 яшькә кадәр булса, башка вазыйфаларга 45 яшькә кадәрге кандидатуралар да карала. Кандидатлар өчен төп таләпләр арасында: Русия Федерациясе гражданлыгы, сәламәтлек буенча хезмәткә яраклылык һәм хөкем ителмәгән булу. Шулай ук компьютер технологияләре белән эш итә белү, техник фикерләү, электроника һәм программалаштыру өлкәсендә белемнәргә ия булу хуплана.
Белгечләр әйтүенчә, бүгенге яшьләр арасында дроннар белән кызыксынучылар күп. Кемдер аларны видео төшерү өчен куллана, икенчеләр бу төр спорт ярышларында катнаша, дроннарны үзләре җыючылар һәм программалаштыручылар да бар. Мондый тәҗрибә хезмәт вакытында бик файдалы булачак.
Компьютерда “утыру” бу очракта файдага гына
Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүдә компьютер уеннары тәҗрибәсе дә ярдәм итә. FPV-дроннар белән идарә иткәндә оператордан тиз реакция, игътибарлылык һәм киңлектә ориентирлаша белү таләп ителә. Бу күнекмәләрнең күбесе компьютер симуляторлары һәм видеоуеннар вакытында формалаша. Әлбәттә, хәрби әзерлекне бернинди уен да алмаштыра алмый. Әмма техник сәләтләрне үстерү өчен мондый тәҗрибә фәкать файдага гына.
Белгечләрне ничек әзерлиләр?
Пилотсыз очу системалары гаскәрләренә кабул ителгән һәр кеше махсус әзерлек үтә. Уку программасына түбәндәгеләр керә:
* пилотсыз аппаратлар белән идарә итү;
* очыш хәвефсезлеге;
* навигация системалары белән эшләү;
* радиоэлемтә нигезләре;
* техник хезмәтләндерү;
* дроннарны ремонтлау һәм көйләү;
* программалаштыру;
* 3D-модельләштерү;
* 3D-басма технологияләре;
* инженерлык әзерлеге.
Уку вакытында курсантлар теорияне генә өйрәнми, практик күнекмәләр дә ала. Алар төрле шартларда очышлар башкара, пилотсыз системаларга идарә итү осталыгын чарлый. Шуның нәтиҗәсендә яшь белгечләр заманча техника белән эшләргә өйрәнә.
Киләчәк һөнәре
Экспертлар фикеренчә, пилотсыз системалар белән эшләү – киләчәк һөнәрләренең берсе. Бүген дроннар хәрби өлкәдә генә түгел, авыл хуҗалыгында, төзелештә, энергетикада, экологиядә, логистикада һәм гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә дә киң кулланыла. Мәсәлән, авыл хуҗалыгында алар басуларны күзәтә, ашламалар сиптерә, уңышны бәяли. Энергетика өлкәсендә электр линияләрен һәм нефть үткәргечләрен тикшерергә ярдәм итә. Коткаручылар югалган кешеләрне эзләгәндә дә пилотсыз аппаратлар куллана. Шуңа күрә армиядә алынган белемнәр һәм күнекмәләр соңыннан гражданлык тормышында да кирәк булырга мөмкин.
Социаль гарантияләр һәм ярдәм чаралары
Контракт буенча хезмәт итүчеләр дәүләт тарафыннан билгеләнгән социаль гарантияләрдән файдалана. Алар арасында бер тапкыр бирелә торган һәм айлык акчалата түләүләр, хезмәт стажы исәпләнү, медицина ярдәме һәм башка социаль чаралар бар. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ветеран статусы бирелә. Бу төрле ташламалардан һәм өстәмә ярдәм чараларыннан файдалану хокукы бирә.
Башкортстанда контрактчылар һәм аларның гаиләләре өчен республика программалары да гамәлдә. Алар белем бирү, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәләрендә ярдәм күрсәтүне күздә тота. Гомумән алганда, республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 54 ярдәм чарасы гамәлдә.
Яшьләр өчен мөмкинлек
Пилотсыз системалар гаскәрләре күп кенә яшьләр өчен үзләрен күрсәтү мөмкинлеге дә булып тора. Бу юнәлеш техник белемнәрне арттырырга, җаваплылык тойгысын үстерергә һәм заманча технологияләр белән эшләргә өйрәтә. Күп кенә белгечләр билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче кадрларга ихтыяҗ зур. Һәм мондый белгечләргә киләчәктә дә ихтыяҗ зур булачак.
Ватанны саклау – зур җаваплылык
Бүген ил иминлеген тәэмин итүдә катнашучы хәрбиләр арасында пилотсыз системалар белгечләре дә мөһим урын алып тора. Аларның хезмәте еш кына күзгә күренми, әмма хәлиткеч роль уйный. Заманча техника белән эшләүче бу белгечләр армиянең мөмкинлекләрен киңәйтә һәм күп кенә бурычларны нәтиҗәлерәк башкарырга ярдәм итә.
Пилотсыз технологияләрнең әһәмияте елдан-ел арта бара. Һәм бу өлкәдә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен бүген киң мөмкинлекләр ачыла. Шуңа да Башкортстан кешеләре дә әлеге юнәлешкә торган саен ныграк кызыксыну белдерә.
Заманча технологияләрне үзләштерү, яңа белемнәр алу һәм Ватан иминлеген тәэмин итүгә өлеш кертү – яшь ватандашларыбызны пилотсыз системалар гаскәрләрен сайларга менә нәрсәләр этәрә!